Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердников Медведевны каршы ала


Бердников пикетка әзерләнә
Бердников пикетка әзерләнә

Татарстан җәмәгатьчелеге Русия президенты Дмитрий Медведевны каршы алырга төрлечә әзерләнә. “Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәтен җитәкләүче Дмитрий Бердниковның Казанның Ленин һәйкәле янында Дмитрий Медведев теләкләрен хуплап оештырган пикеты президентның Татарстанга килүе белән бәйлеме?

6 июнь көнне Медведев Татарстанга килергә тиеш. Президент Түбән Кама һәм Теләчедәге Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашыр дип көтелә. Русия президенты килешкә Татарстан, бигрәк тә Казан арты районнары нык әзерләнә. Юлларны рәткә китерә, яңа коймалар тота, юл буенда урнашкан ферма диварларын агарта.

Оппозиция илбашын хуплый?

Дөресен әйтергә кирәк, Татарстан оппозиция вәкиленең илбашын хуплавы сәер вакыйга. Бердников белдерүенчә, алар Медведевның бюрократиягә, ришвәтчелеккә каршы көрәш башлавын шатланып каршы алган. Әмма әлеге пикетның Медведевның Татарстанга килү уңаеннан оештырылуын танымыйлар. Пикет инде май аенда ук үткәрелергә тиеш булган, әмма чарага халык җыеп булмаган.

Рәсми оештырылган пикетка да 5-6 кеше генә килгән иде. Алар Медведевның “Яңа Русия төзербез! Русия алга!”, “Азатлык, коллыкка караганда яхшырак”, “Халык ришвәтчелекне һәм артталыкны җиңәргә тиеш” кебек өндәмәләрен кәгазьгә язып алып чыккан.

Медведевны яратмаучылар күбрәк

Пикет оештырган вакытта шунысы ачыкланган: Медведевны хуплаучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк.

“Кызганыч, Русиядә президент, югары түрәләрнең эшенә каршы сөйләргә кирәк дигән фикер урнашкан. Бөтен авырлыкларда түрәләрне генә гаеплиләр. Гәрчә, күп башбаштаклыклар җирле түрәләр аркасында килеп чыга.


Халыкны пикетка чакыра башлагач, кайберәүләр: “Бердников бу чараны “Бердәм Русия” фиркасе белән бергә оештыра дип гаеп ташлады. Бездә бит күпләр Медведевның партиядә тормавын да белми. Димәк, халык хокукый яктан надан”, ди Дмитрий Бердников.

Җирле түрәләр селкенерме?

Бердников сүзләренчә, мондый пикетлар ай саен үтеп торачак. Алар бу тәкъдим белән җирле түрәләргә дә мөрәҗәгать итмәкчеләр.

“Әлегә Рөстәм Миңнехановның теләк-тәкъдимнәре белән таныш түгелбез. Әмма без Русиядә яшибез, шуңа Медведев теләкләрен хуплыйбыз”, ди Дмитрий Бердников.

Бердников Медведев сүзләрен кушып сөйләшә

“Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәтен җитәкләүче Дмитрий Бердников сүзләреннән шунысы аңлашылды: ул ике сүзнең берсендә Медведев әйткән сүзне, фикерне яки өндәмәне кушып сөйли. Бу үзенә күрә совет елларында һәрбер китапның Ленин сүзләре белән башланып китүен хәтерләтә.

Мисал өчен, пикетка 10 кеше дә килмәүнең сәбәбен аңлатканда да Медведевны искә төшерде. Чөнки ул да: “Русия халкы үз теләге белән җыела алмый”, дип әйткән булган.

Хәзер Бердников Русия төбәкләрендәге фикердәшләре белән дә элемтәгә чыккан. Алар да Медведев теләкләрен хуплый башларга исәпли икән.
XS
SM
MD
LG