Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорны ничек җиңеп була?


Бүген Казанда террор җинаятьләренә, аларны ачу юлларына багышланган БДБ илләре катнашлыгында фәнни-гамәли конференция башланып китте. Анда террор белән көрәшне яхшырту юллары арасында кануннарны кырыслату тәкъдиме яңгырады.

Җыенда БДБ илләре тикшерүчеләре, прокуратура хезмәткәрләре катнаша. Тикшерү оешмаларында эшләүчеләр элекке Советлар Берлеге чорындагы бердәм хокукый кырга кайтырга тели.

Дәүләт чикләре, бюрократик киртәләр эшне тоткарлый, ди алар. Казакъстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан прокурорлары тикшерү оешмалары арасында хезмәттәшлекне арттырырга, бер-берсенә җинаятьчеләр тапшыруны тизләтергә кирәк дигән чыгышлар ясады.

Террор белән көрәшне яхшырту юллары арасында кануннарны кырыслату тәкъдиме дә яңгырады. Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Юрий Нырков конференциядә чыгыш ясаганда, террорга кагылышлы кануннарга төзәтмәләр әзерләнүен хәбәр итте.

Мәсәлән, Җинаятьләр кодексының 205 мәддәсенә соңгы тапкыр төзәтмәләр кертелгәндә, террор җинаятьләре төшенчәсе торайтылган булган. Әйтик ‘халыкка янау” җөмләсе төшеп калган. Террор аңлатмасында “карарлар кабул иткәндә хакимиятләргә басым ясарга тырышу” кебек гамәл генә калдырылган, диде Нырков. "Моны дәлилләр белән раслау бик авыр, диде ул.

Ул шулай ук, Җинаятьләр кодексының 205 мәддәсендә кайбер гаепләүләр нигезендә бирелгән җәзалар, җәмгыятькә янаган куркынычына бәрабәр түгел, диде һәм аларны да яңадан карап чыгарга чакырды.

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та террор дип санарлык гамәлләр исемлеген кыскарту дөрес булмаган дигән фикердә һәм бу канунга төзәтмәләр кертү тәкъдимен хуплый.

Террор төшенчәсе киңәйтелсә, бу кануннар белән милләтчеләрне дә җавапка тарта башламаслармы?

Экстремистлык кануны белән ризасызлык белдергән теләсә кемне, милли хәрәкәт вәкилен, тәнкыйть белдергән сәясәтчене, журналистны экстремист дип игълан итәргә була, дип әйтүчеләр булды. Террор кануны белән дә шундый ук хәл булмасмы?

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, "Азатлык"ка биргән әңгәмәдә, милләтчеләрне террорчы яки экстремист итеп санап булмавын әйтте.

"Һәр милләтнең үз фикерен белдерергә хокукы бар, бу хакта Конституциядә язылган, без канун бозган өчен генә хөкем итәбез", диде прокурор.

Фәүзия Бәйрәмова эшенә килгәндә Кафил Әмиров: "Ул Җинаятьләр кодексының конкрет мәддәсен бозды, шуңа аны җавапка тарттылар", диде.

Конференциянең Казанда үтүе террор проблемасының бу төбәк өчен актуаль булуын аңлатмый, Татарстан башкаласы бары яхшы, уңайлы урын булганга күрә гына сайлап алынган, дип аңлатты Татарстан прокуроры.

Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, элегрәк матбугатта ясаган чыгышларында, соңгы берничә елда бер террор гамәлен дә булдырмадык, дип әйткән иде. Бу җинаятьтә гаепләү белән күптән түгел тыелган "Һизб ут-Тәһрир" оешмасының тәгълиматын таратып йөргән студент кызлар хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG