Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугаты 34 журналистка артты


Югары уку йортларында чыгарылыш студентлары диплом эшләрен яклый башлады. Июнь башында Казан Идел буе федераль университетының булачак журналистлары да фәнни сынау үтте.

Икенче июнь иртәсе журналистика һәм социология факультетында гадәттәгедән җанлырак башланып китте. Анда факультетның читтән торып уку бүлегенең чыгарылыш студентлары диплом эшен якларга җыелды. Хәзер университетта бу фәнни сынауны югары белемгә квалификация эшен яклау дип атыйлар.

Быел факультетның читтән торып уку бүлеген 34 кеше тәмамлый. Барысы да Татарстаннан диярлек, бары тик Альбина Кадыйрова гына башка төбәктән. Ул Башкортстанның Бишбүләк районыннан.

Мөгаллимнәр алдагы елларда факультетны тәмамлаучылар азрак булачак, ди. Доцент Резеда Зәйни дә моны раслый: “Алга таба факультетка кабул итү саннары кимү сәбәпле, читтән торып уку бүлегендә студентлар азрак булачак. Быел һәм киләсе елга 34әр кеше тәмамлый".
Резеда Зәйни


Резеда Зәйни читтән торып укучыларның күпчелеге моңа кадәр журналистикада эшләмәгән, ди.

“Хәзер бу юнәлеш сакланмый. Мәсәлән, беренче курска укырга керәләр, егерме кешедән өч-дүрте генә журналистикада эшли. Калганнары йә эш тапмаган әле, чөнки унберенче сыйныфны гына бетергәч, эшкә алырга атлыгып тормыйлар, йә бала тәрбияли. Шактые укытучы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Аның төрле сәбәпләре бар. Көндезге бүлеккә керә алмый калган булырга мөмкин. Акча җитмәү мәсьәләсе дә булырга мөмкин. Укыганда студентка акча кирәк бит. Бигрәк тә чит төбәктән килеп укучылар өчен Казанда яшәү авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә алар читтән торып уку бүлеген сайлыйлар һәм көндезге бүлектәге кебек үк редакцияләргә йөриләр”, диде ул.

Быелгы чыгарылыш курс студентлары арасында эш эзләүчеләр дә, инде шактый тәҗрибә туплаганнар да бар.

Казан кызы Гөлнара Солтанова берьюлы ике югары белем дипломына ия булачак. Ул журналистикага өстәп икътисадчы һөнәрен дә үзләштергән. Ике уку йортыннан да кызыл дипломга өметләнә. Моңа кадәр “Татарстан яшьләре” газетында мәкаләләре чыкканы бар.

“Күңел өчен рәхәт өлкә бит инде ул журналистика. Әмма икътисад өлкәсе тормыш өчен җайлырак. Татар журналистикасында икътисади темага язылган мәкаләләр азрак һәм дөрес юнәлештә язылган аналитик мәкаләләр юк”, диде ул. Гөлнара әлегә эш эзли. Укып беткәч, ял итеп кайтам әле, аннан соң уйлыйм, диде ул.

Түбән Камадан Алсу Морзакаева әлеге вакытта ике яшьлек бала белән өйдә утыра. Аның да икенче белгечлеге бар. Ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Өздереп, журналист булачакмын, ди.

Ришат Курамшин
Кукмарадан Ришат Курамшин татар дини журналистикасын өйрәнгән. “Минем уйлавымча бүген татар журналистикасында дини темага язучылар аз. Мин бу өлкәдә 1998 елдан бирле эшлим. Район газетына да, республика күләмендә чыга торган дини газетларга да мәкаләләремне бирәм”, диде ул. Ришат Курамшин үзе Кукмара мәдрәсәсенең мөдире, район газетында махсус дини сәхифә дә алып бара.

Лениза Чаллыдагы “Күңел” радиосында эшли. Кечкенәдән үк “Көмеш кыңгырау” газетына язган, мәктәптән соң радиода эшли башлаган. Башта өч минутлык тапшырулар эшләдем, аннан соң ун минут бирделәр, хәзер инде алып баручы булып эшлим, диде ул.

Чыгарылыш студентларының диплом эшләрен җиде кешедән торган комиссия тикшереп тыңларга тиеш иде. Комиссия әгъзаларының бишесе рус бүлегеннән һәм татарча аңламыйлар, шуңа да алар яклау вакытына килеп тормаганнар, диделәр факультетта. Алар урынына студентларны татар бүлегенең башка мөгаллимнәре тыңлады.
XS
SM
MD
LG