Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөннәткә утыртканда балалар нигә үлә?


Шушы көннәрдә Казан янындагы Юдино авылында сөннәткә утыртканда биш яшьлек баланың үлү хәбәре сораулар тудырды. Ни сәбәпле бүгенге заманча медицина чорында да бу гади операциядән балалар үлә?

Үткән айда Юдинода яшәүче бер гаилә Казанның 19нчы клиникасында эшләгән 50 яшьлек хирургны малайларын сөннәткә утырту өчен өйгә чакырткан булган. Операциядән соң малайның хәле начарланып киткән, тәнен көзән җыера башлаган.

Беренче мәгълүматларга караганда, малайга авыртуны бетерә торган дару ярамаган. Балага кадалган мәддә сабыйны шок хәленә китергән. Башка табиблар чакырылса да, алар ярдәм итә алмый. Бала "Ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә.

Операцияне ясаган табибка каршы җинаять эше ачылган. Аны Җинаять кодексының 109 мәддәсе белән "эшкә салкын карау аркасында, саксызлык белән кешене үтерү"дә гаеплиләр.

Ул балада даруларга аллергия булуын белмәгәнме, тәҗрибәсе булмаганмы, өйдә тиешле шартлар тудырылмаганмы, ата-аналар нигә бу операцияне өйдә ясаткан - болар әлегә хәбәр ителми.

Баланың үлеменә китергән сәбәпләрне Тикшерү комитетының медицина экспертлары ачыкларга тиеш.

Әмма сабыйны кайтарып булмый. Сөннәтчегә җитди җәза бирелүе дә икеле. Гадәттә табибларның гаебен раслау бик авыр була, ди белгечләр.

2007 елда Мәскәү имамы Рамил Садековның да бер айлык баласы сөннәткә утыртканнан соң үлгән. Ул игълан белән бер сөннәтчене тапкан булган, аны өйгә чакырткан.

"Операция әйбәт кенә үтте, әмма улым икенче көнгә кан югалтудан үлде", дип сөйләгән Рамил Садеков. Бу очракта җавапка тарту өчен операцияне ясаган кешене дә озык таба алмаганнар, чөнки ул урамда эленеп торган игълан белән генә чакырылган булган.

Балалар, өйдәге операциядә генә түгел, хастаханәдә дә үләргә мөмкин икән. 2008 елда Казанда, Республика балалар клиник хастаханәсендә наркоз белән ясалган операциядә 3 яшьлек малай җан биргән.

Матбугат язганча, барлыгы Республиканың балалар клиник хастаханәсендә ел саен 500 ләп шундый операция ясала. Хосусый клиникаларда да андый хезмәт күрсәтә. Дөнья буйлап санаганда, сөннәткә утыртканнан соң 10% авыруда ярадан кан агу һәм үлек җыелү кебек күренешләр күзәтелә икән.

Хәзер Татарстанда мондый хәлне ничек кабат булдырмау турында сораулар куела. Татарстанның сәламәтлекне саклау министры, Юдинодагы үлем хәбәреннән соң сөннәткә утырту стандарты турында карар чыгарды.

Анда бу төр операцияләрне ясау шартлары, хокукый нигезләре билгеләнгән. Бу карарны барлык дәүләт һәм хосусый медицина оешмалары үтәргә тиеш. Әмма бу чара гына ярдәм итәрме?
XS
SM
MD
LG