Accessibility links

Төньяк Кавказ янында Олимпиада уздыру иминме?


Бу атнада Русия ФСБ башлыгы Александр Бортников сугышчылар 2014 елны Сочида узачак Олимпиаданы өзәргә исәп тота дип белдерде. Белгечләр уеннарны тотрыксыз Кавказ төбәгендә уздыруны хата дип атый.

3 ел элек Гватемалада Русиянең Олимпиада уздыруга дәгъва итүе вакытында Владимир Путин 2014 елны Сочидагы Олимпия уеннары “имин, күңелле һәм истә калырлык итеп үткәреләчәк” дип вәгъдә итте.

Хәзер инде премьер-министр вазыйфаларын башкарган Путин бәлкем мондый вәгъдә бирүенә үкенәдер дә.

Чөнки бу уеннар тирәсендә барган каршылыклар Олимпиадагы әзерлек тарихында беренче дип әйтергә була. Сугышчыларның уенны өзәргә мөмкинлеге турындагы хисап, экологларның канәгатьсезлеге, төзелеш өлкәсендә барган коррупция җәнҗаллары, Грузиянең Русиядә уздырмау тәкъдимнәре шуларның иң яңгыраш алганнары.

Русиядәге сәясәт белегече Николай Петров сүзләренчә, Путин 2014 елгы Олимпиада уздыруны тәкъдим итеп һәм үзенә җаваплылык алып зур хата ясады.

Хыяллар сүрелә бара

Гәрчә күп кенә русиялеләр якынлашучы Олимпия уеннары ил өчен зур дәрәҗә дип санаса да, Сочи сайланганнан соң туган беренчел хыяллар инде әкрен генә сүнә бара. Бу беренче чиратта иминлек, экология һәм чыгымнар мәсьәләсе белән бәйле.

Бу атнада ФСБ башлыгы Александр Бортниковның сугышчыларның Олимпия уеннарын өзү өчен һөҗүм оештырырга теләве турындагы белдерүе борчуларны тагын да арттырды.

Чөнки Сочи Мәскәү инде 15 ел дәвамында ислам сугышчыларына каршы көрәш алып баручы Төньяк Кавказ төбәгеннән әллә ни ерак урнашмаган.

Март аенда Мәскәү метросында булган шартлаудан соң әле дә айнып җитмәгән русиялеләр Бортников белдерүеннән соң тагын куркуга калды.

Грузия бойкот белдерергә чакыра

Төньяк Кавказ сугышчыларыннан тыш, Сочидагы Олимпия уеннарындагы тагын бер проблем ул - Грузиянең әлеге уеннарга каршы чыгуы.

Бу низаг Мәскәүнең Сочи уеннарын отып бер ел узгач һәм 2008 елның августында Русия-Грузия арасындагы сугышыннан соң барлыкка килде. Мәскәүнең Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген тануы сәбәпле, Грузия уеннарга бойкот белдерергә чакырды.

Олимпия уеннарының Абхазиядән 20 чакрым гына уздырылуы сәбәпле, Русиянең әлеге спорт корылмалары төзелешләрендә эшләүче меңнәрчә кешене арзанрак булу сәбәпле, Абхазиядә урнаштыруы грузиннарның тагын да катырак ачуын чыгарды. Тифлис шулай ук уеннар вакытында Русия туристларын Абхазиягә китерергә теләвенә дә канәгатьсезлек белдерә.

Чиркәсләр дә канәгать түгел

Ләкин бойкот белдерергә теләүче Көнбатыш сәясәтчеләре әллә ни күп түгел. Әмма кайберләре чыннан да Мәскәү Көньяк Осетия һәм Абхазиягә тәэсирен киметсен өчен Русиягә басым ясарга кирәк дип саный. Һәм Сочидагы Олимпия уеннары моның өчен зур мөмкинлек дип белдерә. Шундыйларның берсе НАТОдагы элекке Кушма Штатлар илчесе Курт Волкер.

"The Washington Post" газетасында 25 май көнне чыккан мәкаләдә Волкер Европа һәм Кушма Штатларны 2014 елны узачак Олимпия уеннарын Мәскәүгә тәэсир итү нигезендә кулланырга чакырды. Шулай ук ул икътисади блокада кертергә һәм Грузиядән аерылган Көньяк Осетия белән Абхазиягә барудан баш тартырга тәкъдим итте.

Ләкин мондый тәкъдимнәр хәтта Мәскәүнең ике республикага карата гамәлләрен хуплаган белгечләрдә дә тәнкыйть тудырды.

Петров әйтүенчә, мәсьәләне хәл итү урынына аны сәяси файда өчен куллану куркынычы бар.

Аннары Олимпия уеннары бойкотлары элек бернинди уңай нәтиҗәләр бирмәде. Русия сәясәт белгече Федор Лукьянов инде мондый мисалның булганын әйтә.

“Моңа охшаш күренеш Пекин Олимпиадасы алдыннан булды. Басым ясарга тырышлык күзәтелде, әмма бу бернигә дә китермәде. Сочидагы Олимпиадага килгәндә дә бу сәяси нечкәлек игътибарга алынмас. Грузия, Көньяк Осетия, Абхазия Көнбатыш өчен Русия белән мөнәсәбәтендә әллә ни мөһим мәсьәлә түгел”, дм ул.

Шуңа да карамастан Олимпиада уеннарына каршы булучылар көрәштән баш тартмый. Шуларның берсе чиркәсләр. Нәкъ 150 ел элек Сочи тирәсендә 300 мең тирәсе чиркәс үтерелгән. Шуңа алар Олимпиаданы кан коелган җирдә узырмыйча, башка урынга күчерүне тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG