Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски Сабан туе хәмерсез үтте


Милли бәйрәмебез Сабан туе Омски өлкәсенең авыл-районнарда һәрдаим үткәрелеп килә. Быел да Сабан туе Усть-Ишем, Тевриз, Муромцево, Тара районнарында булачак. Халкыбызның бәйрәме дүртенче ел рәттән өлкә үзәгендә дә оештырыла.

Шәһәр күләмендә милли бәйрәмебез узган ял көнне, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрелә торган «Агро-Омск» паркында булып узды. Бәйрәмне Омски шәһәр хакимияте ярдәме белән өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

Мәркәзебез Татарстанның көнбатышыннан, Мөслим районыннан кунаклар – район башлыгы, җырчылар һәм биючеләр килүе быелгы Сабан туеның бер үзенчәлеге булды. Кунаклар беренче чиратта Татарстан сәламнәрен тапшырдылар.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәламен Мөслим муниципаль районы башлыгы Ришат Хәбипов тапшырды.

Сабантуй хәер-дога белән башланды. Доганы Себер ягы мөселманнары диния идарәсе мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов укыды. Мөфти-хәзрәт дога укыр алдыннан җыелган халыкка тәбрикләүләрен юллады.

Рәсми даирәләрдән Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Равил Бикбавов һәм «Бердәм Русия» фиркасының Омски бүлеге рәисе урынбасары, «Дуслык йорты» директоры Наталья Степанова котлау сүзе белән чыктылар.


Сабан туена килүчеләрнең күпләре, мәгълүмат булмады, очраклы гына ишетеп килдек, дисәләр дә, мәйданда халык кичкә кадәр бихисап булды. Бәйрәмнең ике сәгатькә якын соңрак башлануы да халыкның кәефен бик бозмады, көн дәвамында «Агро-Омск» паркы гөрләп торды.

Омски Сабан туеның тагы бер күркәм ягы булды – бәйрәм хәмерсез үтте. Бәйрәмнең ахырына кадәр мәйданда булган, концерт та тыңлап, ярышлар да карап өлгергән ял итүче абзый: "Карап йөрим, аракы эчеп утырган беркемне дә күрмәдем, бик әйбәт күренеш бит, барысы да айнык баштан рәхәтләнеп күңел ачалар, уйныйлар, ял итәләр", дип фикерен әйтте.


Сабан туй барган җирлектә тәртип күзәтеп йөрүче милиция лейтенанты да бәйрәмнең барышы турында уңай фикер белдерде.

Беркем хәмер эчми, хәтта эшләргә дә күңеллерәк, диде тәртип саклаучы. Бәйрәмдә булган халык санына килгәндә, оештыручылар сүзләренчә, Омски Сабан туенда быел сигез меңгә якын кеше бәйрәм иткән.
XS
SM
MD
LG