Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада Медведев күрмәгән тамаша


Русия президенты Дмитрий Медведев 5-6 июньдә Татарстанга килеп, Түбән Кама шәһәрендәге һәм Теләче районындагы Сабантуйлар белән танышырга тиеш иде. Әмма ул, тышкы сәясәт белән шөгыльләнеп, Татарстанга килә алмады. Татарстанда иң яхшы Сабан туе үтә торган Түбән Камага республиканың яңа премьер-министры Илдар Халиков барды.

Зур бәйрәмгә килгән кунакның дәрәҗәсе, эшләгән урыны бик мөһим. Узган шимбәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районына барып, балалар өчен төзелгән сәламәтлек үзәген ачуда катнашты, райондагы хәлләр белән танышты. Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районына барып ай дәвамында әзерләнгән Сабан туе тамашаларын карады.

Русия президентын татар халкы һәм Татарстанның рухи байлыклары белән таныштыру өчен алдан әзерләнгән Түбән Кама Сабан туе һәр яктан да хикмәтле булырга тиеш иде. ЮНЕСКОның матди булмаган ядкарьләре исемлегенә кертелергә тиешле Сабан туен Борис Ельцин, Владимир Путиннар килеп карау үзенә күрә тарихи вакыйга булды. Ә Медведев бу ишекне кайсы яктан ачар?

Казан белән Мәскәүнең мөнәсәбәтләре яхшы булса да, рухи тормыш сәясәткә дә бәйләнә. Шуңа күрә татарларның Русиядә тоткан урынын тагы бер кат билгеләү зур вакыйга булырга тиеш иде. Халыкара чараларда катнашу РФ җитәкчесе өчен мөһимрәк булып чыкты.


Шулай да, Түбән Кама Сабан туе алдан тәгаенләнгәнчә, 5 июньдә үтте. Һәм ничек үтте әле! Сабан туе үткәрү буенча район һәм шәһәрләр арасындагы гайрерәсми ярышта Түбән Кама һәрвакыт алдынгы урында тора. Бу юлы бәйрәмнең программасы гадәттәгедән дә байрак һәм кызыграк иде. Аны карарга март аенда билгеләнгән яңа премьер-министр Илдар Халиков килде. Аның белән бергә хөкүмәт әгъзалары һәм федераль үзәк вәкилләре дә Түбән Камага боралакта очты. Аларны бәйрәмне оештыручы шәһәрнең башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Каманың нефтехимия ширкәтләре җитәкчеләре Бусыгин, Баһманов каршылады.

Русия президенты хозурына Сабан туен әзерләүне нәкъ менә Айдар Метшин җитәкләгән Түбән Кама хакимиятенә тапшыру һичшиксез сәяси хикмәт булып тора. Чөнки Татарстан президенты итеп Рөстәм Миңнеханов расланган чорда шул ук урынга тәгаенләнергә мөмкин булган Илсур Метшинның Казан башлыгы вазифасыннан китүе турында имеш-мимешләр чыкты. Яшь коммуналь-сәяси җитәкченең республика дәрәҗәсендәге йолдыз булачагына шик уянган иде. Аның урынына Түбән Кама башлыгы булып калган бертуган энесе Айдар Метшинның да киләчәге өметле күренми башлады.

Ә инде Русия президенты Медведев белән йөзгә-йөз очрашып, үз хуҗалыгы белән таныштыручы шәһәр башлыгы уңышсыз җитәкче була алмый. Димәк, бу Сабантуй – Айдар Метшиның яңадан терелүен, үзенең барлык көч-куәтен һәм сәләтләрен күрсәтергә форсат бирә. Һәм бу шулай булып чыкты да. Сабантуйның әзерләнүе, шәһәрнең бердәмлеге чыннан да һәркемне ышандырырлык дәрәҗәдә булды. Әгәр дә шәһәрдә яшәүче эреле-ваклы җитәкчеләр бер-берсенә ярдәм итеп, аңлашып, яшь мэр Айдар Метшинга терәк булмасалар, мондый глобаль чараны үткәрә алмаслар иде.


Икенче хикмәт – шушы дәрәҗәле Сабан туена Медведев килмәгәч, Татарстанның яшь премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы тагын бер хикмәт. Чөнки әле яңа гына Чаллының яшь җитәкчесе булган Илдар Халиков Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин дәрәҗәсендәге “авыр йөк атлары” сафына басуы җиңел һәм тиз генә була торган эш түгел. Киләчәктә зур орбитада әйләнергә тиешле Илдар Халиков президент Рөстәм Миңнеханов чорында билгеләнгән хөкүмәт башлыгы буларак Түбән Камада беренче тапкыр киң халык алдына чыкты. Яңа премьер-министр үзен озатучы рәсми затлар белән бергә Түбән Каманың иң эре оешмалары күргәзмәләрендә булды.

Һәр ширкәтнең вәкилләре үзләренең булдыклыгын, акыллыгын һәм талантын күрсәтергә тырышты. Нижнекамскнефтехим, Танеко, Нижнекамскшина, шәһәр автотранспорт челтәре йортларында әзерләнгән кечкенә мәдәни программалар теләсә нинди халыкара самитны бизәрлек иде. Татарстан халыкларының милли җәмгыятьләре үзләренең йөзен күрсәтте.

“Урал” башкорт милли-мәдәни мохтарияте, керәшеннәр, чувашлар һәм башка халыкларның хуҗалыклары һәркемне шаккатырырлык иде. Милли киемле җырчылар, биючеләр, йорт-кура, каралты, милли ашлар, хәтта йорт хайваннары монда куелган иде. “Русское подворье” ихатасына сап-сары бүрәнәдән корылган йорт, тавык-әтәчләр һәм чип-чиста юылган дуңгыз балалары күзгә ташланды. Түбән Камаларга “ярдәмгә” Актаныш, Тукай, Мөслим, Норлат, Сарман һ.б. районнарның вәкилләре дә килгән иде.

Сабан туе кунакларын кабул итәсе милли йортка керсәң, анда гади авыл тормышы, матур паласлар, бишек (эченә курчак салынган), чигелгән сөлгеләр, ягылган мич эчендә кызган таба четерди, урамга чыксаң – җырлый-җырлый тәкъдим ителгән чәк-чәкләр, милли эчемлекләр....


Койма буенда агачтан буралган яңа мунчаны күреп, аның кыегындагы каен себеркеләрен фотога төшерергә теләүчеләр булды. Хәтта мунчаның ишеген дә ачып карады алар. Баксаң, эчтән кайнар пар бәреп тора, мунча түрендә баһадир гәүдәле бер абзый себерке белән чабынып утыра.

Шул ук Норлат районы павильонында берәү ятмә үрә, ә бер малай кармак белән балык тотып маташа иде. Он тартып утырган тегермән дә шул тирәдә иде.

Кыскасы, Сабан туе халыкның ничек яшәгәнен, элекке һәм хәзерге тормышын, хезмәт сөючәнлеген, көнкүрештәге чисталыгын һәм иҗади фантазиясен күрсәтте. Дистә меңнәрчә шәһәр халкы тау итәгендәге махсус тамаша аренасына җыелган. Урындыкларның саны күпме булгандыр, әмма аларның берсе дә буш түгел иде. Тамашачылар аренасы күз никадәр күрә, шулкадәр ераклыкка сузылган. Мәйдан уртасындагы сәхнә һәм 10х15 метрлы электрон экран кечкенә булып күренә.

Сабан туен рәсми рәвештә электрон экранлы сәхнәгә чыгып, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин һәм Татарстан премьер-министры Илдар Халиков ачтылар. Республика хөкүмәте җитәкчесе бәйрәмгә килүчеләргә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатен игълан итте. Алдынгыларга бүләкләр тапшырылгач, Татарстанның һәм татар халкының үткәнен һәм хәзерге тормышын, гореф-гадәтләрен чагылдырган театральләштерелгән тамаша башланды.


Бу манзараның эчтәлеген сөйләп бетереп булмый. Анда җырлар да, биюләр дә чиратлашып, һәр гамәл сәхнәләштерелгән күренеш, хореография алымнары ярдәмендә фикер агымы халыкка чагылдырылып барды. Табигать, гореф-гадәтләр, сугыш афәте, халык башыннан кичкән кайгылар, җиңү шатлыгы – барысы да мәйдандагы йөзләрчә үзешчән артистларның хәрәкәтләре аша күрсәтелде. Электрон экранда документаль хроника, тарихи вакыйгалар, туган як табигате күрсәтелде.

Бер сәгать чамасы дәвам иткән бу тамаша дистә меңнәрчә кешенең күңелен илһамландырды. Мөгаен, Медведев бу кадәр бай, матур һәм эчтәлекле программаны күрсә, татарларны һәм Татарстанны тагы да тирәнрәк аңлый башлар иде. Сиднейдә, Ванкуверда үткән Олимпиа ачылышын күрүчеләр әле дә шул тамаша тэәсирендә яши. Әлбәттә, Татарстан массакүләм шоу осталары ул дәрәҗәгә үк үсеп җитмәгәндер әле, ләкин узган якшәмбедә Түбән Камада үткән Сабантуй тамашасы моңа кадәр күрелмәгән иде. Айдар Метшинның абыйсы Илсур Казан Сабан туен 20 июньдә моннан да куәтлерәк итеп оештыра алырмы икән дигән фикернең тууы гаҗәп түгел.

Театральләштерелгән тамаша вакытында хәтта сугыш чорында завод цехларында бомбалар ясау да тасвирланды. Сәхнәгә һәм Сабантуй мәйданына буйлы-буйлы арестантлар киемендәге кешеләр чыккач, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров Русиянең генераль прокурор урынбасары Эрнст Вәлиевкә төрттереп алды: бу арестантларны без монда Сезнең килү хөрмәтенә, җазалау системасын тасвирлау өчен чыгардык, диде.


Сәхнәдәге буйлы-буйлы киемдәге әсирләрне “Совет Армиясе” коткаргач та, бу арестантларның репрессия корбаннары яисә әсирлектәге Идел-Урал гаскәриләре булу мөмкинлеге күз алдында торды. Сабантуй бәйрәмендә төрмә киемендә мәйданга чыгучы массовканы моңа кадәр күргән юк иде. Нишлисең, тарихта һәм халык тормышында ни генә булмый! Боларның барысын да үз күзләре белән күрә алмаган Дмитрий Анатольевич үкенеп терсәген тешләр иде, мөгаен...

Сабантуйда кабынып киткән ярышлар, ике каһарман затның баганага менүе, көрәшчеләр бәйгесе, ат чабышлары озакка сузылды. Аларның барысын да хәтта Азатлык радиосының интернет сәхифәсенә куелган фото һәм видео сурәтләр дә тасвирлап бетерә алмагандыр. Сабан туе менә шундый булырга тиеш тә!
XS
SM
MD
LG