Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов: Әфганстанда күбрәк эшләргә кирәк


Сергей Иванов Сингапурда иминлек конференциясендә чыгыш ясый
Сергей Иванов Сингапурда иминлек конференциясендә чыгыш ясый

Шимбә көнне Сингапурда халыкара конференциядә чыгыш ясап, Русиянең премьер-министр урынбасары Сергей Иванов Әфганстанда наркотикка каршы көрәшнең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавын белдерде. Әфганстанда җитештерелгән наркотиклар бар дөньяга тарала диде ул һәм моңа каршы чаралар күрергә чакырды.

Әфганстанда әфьюн җитештерелүнең әле дә дәвам итүе, илдә җитештерелгән һероинның бар дөньяга таралуы өчен җаваплылыкны Сергей Иванов андагы халыкара тынычлык саклау көчләре өстенә салды.

Шимбә көнне Сингапурда иминлек мәсьәләләренә багышланган конференциядә чыгыш ясап, Иванов НАТО җитәкчелегендәге көчләрне Әфганстанда мәк үстерү һәм наркотик җитештерү кәсебенең тамырын корытуда күбрәк көч куярга чакырды.

“ИСАФ көчләре Әфганстанда инде байтак вакыт тора. Киләсе елга алар совет рекордын да үзып китәчәк” диде ул.

Иванов сүзләренчә, 1979-1989 елларда, совет гаскәрләре Әфганстанда торганда, наркотик проблемы анда бөтенләй булмаган. Сугыш баруга карамастан, совет хөкүмәте әфган халкының социаль һәм икътисади ихтыяҗларын күз уңыннан ычкындырмаган, диде ул.

Әфганстанга ярдәм итәргә тырышкан хөкүмәтләрне Иванов хәзер дә шулай эшләргә өндәде.

“Әфганстанда иң гади социаль-икътисади мәсьәләләрдән башлап, әле күп эшләр бар. Бу эшләр эшләнмәсә, андагы хәрби көчнең файдасы булмаячак” диде ул.

Әгәр сез мәк басуын яндырасыз икән, авыл хуҗалыгына акча бирергә тиешсез, диде Иванов.

“Башка һичкайчан

Иванов Русиянең Әфганстанда наркотик таралуын кисәтү, тотрыклылык урнаштыру эшләрендә катнашырга әзер булуын әйтте. Ләкин бер тапкыр авызы пешкән Мәскәү башка анда гаскәр җибәрергә җыенмый.

“Без Әфганстанда ИСАФ көчләренә төрлечә ярдәм итәбез: логистика, транспорт, күзләү эшләрендә. Бер нәрсәдән кала – Русия хәрбие Әфганстанга башка һичкайчан аяк басмаячак” диде ул.

Әфганстанда дистә ел барган сугышта 14 меңләп совет егете һәлак булды.

БМО мәгълүматларына караганда, дөньядагы һероинның 90%ты Әфганстанда җитештерелә. Иванов сүзләренчә, наркотик бәласе бер Әфганстан белән генә чикләнми. Мисал итеп ул “Алтын өчпочмак” дип аталган Мьянмар, Лаос, Таиланд илләрен китерде.

Әфганстандагы тотрыксыз төбәкләрдә тәртип урнаштыру кирәклегенә тукталып, Иванов Русиянең “Көньяк Кавказда сәяси тотрыклылык урнаштыру эшләрендә әүзем катнашуын” мисал итеп китерде.

Грузиянең үзбилгеләнгән Абхазия, Көньяк Осетия төбәкләрендәге хәлләр андый низагларны радикаль көч кулланып хәл итеп булмаганын күрсәтте, диде Иванов, күрәсең, рәсми Тифлиснең көч куллануын күздә тотып. Иванов сүзләренчә, андый чакларда сөйләшүләр алып барырга, бар тарафларны да канәгатьләндергән чишелеш эзләргә кирәк.
XS
SM
MD
LG