Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Сабан туе узды


Бәйрәмне бу юлы да «Идел» берләшмәсе оештырды. Салгыр елгасы буенда урнашкан яшел мәйданга иртән үк кунаклар килә башлады. Ялта, Севастополь, Гаспра, Акмәчет, Алушта, Казаннан да килүчеләр булды.

«Җәмилә» балалар бию ансамбле мәйдан буенча йөреш ясап Сабантуйны ачып җибәрде. Беренче булып сүзгә чыккан «Идел» берләшмәсе рәисе Илмир Темиргалиев:

«Татар яшәгән бөтен төбәкләрдә Сабантуйлар уза. Кадерле туганнар Сабантуйлар котлы булсын!», диде.

Кырым Сабан туена Казаннан Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән Радик Муллагалиев президент Рөстәм Миңнехановның Сабантуйга юллаган хатын укып ишеттерде.

Казаннан килгән «Казан егетләре» төркемен тамашачылар алкышлар белен каршы алды. Шулай ук Сабантуйда «Звездный час» бөтенрусия телеканалының программасында финалга чыккан кырымтатар барабанчылары да катнашты.

"Казан егетләре" төркеме

Тамашада Кырым хөкүмәтенең милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Эдем Дудаков, «Голос Крыма», «Полуостров» газетлары, «Йылдыз» журналы мөхәррирләре, «КХА» хәбәр агентлыгы вәкиле дә бар иде.

Сабнтуйны котлап Акмәчет шәһәре мэры Геннадий Бабенко хәтта «Дни Турбинынх» кинофильмыннан бер романс та җырлар бирде. Кырымдагы яһүдләр җәмгыяте, Русиянең Кырымдагы консуллыгы вәкилләре дә Сабантуй белен котлап чыгышлар ясадылар.

Акмәчет Сабан туенда балалар өчен төрле ярышлар оештырылды. Бәйрәм көрәш белән тәмамланды. Сабантуй батырына сарык бүләк ителде.

Шуны да әйтергә кирәк, узган ел Сабантуй Акмәчеттә генә узган булса, быел 19 июньдә Ялта һәм Алушта берләшеп, бәйрәмне Алуштада уздыралар. Ә 20 июньдә чираттагы Сабантуй Севастопольдә узар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG