Accessibility links

3 июльдә Удмуртиядә федераль Сабантуй узачак


Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

Татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлары инде гөрләп бәйрәм ителә. Быел Удмуртиядә федераль Сабантуй узачак. Ул 3 июльгә билгеләнгән.

Җәйнең иң күркәм һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – ул табигать кочагында оештырылган милли сабан туебыз. Татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлары инде гөрләп бәйрәм ителә. Быел Удмуртиядә федераль Сабантуй узачак. Ул 3 июльгә билгеләнгән. Бу Русия күләмендә унынчы тапкыр оештырылачак милли бәйрәмебез. Удмуртиягә Русиянең татарлар тупланып яшәгән 60лап төбәгеннән меңләгән кунак килүе көтелә. Шуңа да Сабан туена әзерлек эшләрен республика президенты Александр Волков үз күзәтүендә тота.

Сабан туен тиешле дәрәҗәдә уздыру буенча әзерлек эшләре үткән елда ук башланды. Атна саен белгечләр Милли сәясәт министрлыгында яисә башка оешмаларда киңәшмәгә җыела. Соңгы утырышның көн тәртибенә Сабан туеның иң күркәм бизәкләренең берсе – милли көрәшне уздыру куелган иде. Аны оештыруда барлык йолалар үтәлергә тиеш.

Шуңа да анда оештыручылардан тыш көрәшчеләр, тренерлар да катнашты. Алар арасында Альфред Сабирҗанов, Михаил Землянов, Николай Медведев. Утырышта татар көрәшен матур һәм гадел уздыру буенча фикер алыштылар. Бүләкләү мәсьәләләрен хәл иттеләр. Гомумән, федераль Сабантуй шәһәрнең кайсы мәйданнарында узачак. Бу турыда оештыру комитеты әгъзасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов очрашуда тулы мәгълүмат бирде.

"Моңарчы Ижауда мондый зур вакыйга булганы юк иде. Шуңа да һәр нәрсәгә дә зур игътибар итәргә булдык”, диде ул.

Удмуртиядә ел саен күпчелекне тәшкил иткән халыкларның милли бәйрәмнәре гөрләп уза. Татар Сабан туе берничә ел рәттән Чекирил спорт мәйданында оештырылды. Быел федераль Сабан туе өчен ул урынны сайламаганнар. “Сәбәбе - анда күп санлы кунаклар, тамашачылар өчен әлегә тиешле шартлар булмавы”, диде Ирек Шәрипов.

“Бүген шәһәрдәге булган мәйданнарда эшләргә булдык. Ижауның Киров исемендәге ял итү паркында, ул су саклагычы янында, матур урында урнашкан, анда бәйрәмне ачу тантанасы, берничә сәхнәдә сәнгать осталары чыгышлары, һәм бәйрәмнең иң күркәм бизәге – милли көрәш булачак. Шулай ук бу мәйданчыкта балалар өчен кече Сабантуйда оештырылачак. Безгә Сабантуйны оештыруда Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән җитәкчеләр, артистлар ярдәм итәчәк”, диде Ирек Шәрипов.

Милли бәйрәмебезнең икенче матур һәм көтеп алынган бизәге – ул ат чабышы. Аны Ижау шәһәре ипподромында уздырырга килешенгән. Биредә хәзер төзекләндерү эшләре башкарыла. Ул ат чабышлары уздыру өчен тиешле стандартларга туры килерлек итеп эшләнә. Хәзер ипподромда малкайлар ярышы өчен дә трасса тиешле дәрәҗәдә булачак, тамашачылар өчен дә җайлы урыннар ясалачак. Бәйрәм программасында кызыклы бәйгеләр каралган. Ярышлар Удмуртия президенты исеменә үткәреләчәк дип билгеләп үтте Ирек Шәрипов

Федераль Сабан туен әзерләү, уздыру буенча мәшәкатьләреннән тыш, Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез өчен уңай яклары да булыр дип өметләнә Ирек Шәрипов. Сәхнәләрдә Түбән Камадан килгән сәнгать осталары белән белән берррәттән Удмуртия районнарыннан коллективларның да чыгышлары планга кертелгән.

Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган коллективлар республиканың һәр район, шәһәрләрендә берничә, аларны кунакларга, халкыбызга күрсәтү – бу да күздә тотыла. Артистларга сәхнә киемнәре тегелә. Димәк, коллективлар милли костюмнар белән дә тәэмин ителәчәк. Шулай ук көрәшчеләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгырталар. Республикага ике келәм алу турында килешү бар.

Көндезге бәйрәм кич “Спартак” халык иҗат йорты каршында Кичке Сабантуй буларак дәвам ителәчәк. Шулай ук яшьләр берничә клубта төнге дискәтүкләргә җыелачак.

Федераль бәйрәм уздыру республика татарлары тормышын активлаштырыр, бердәмлекне арттыру өчен дә сәбәп булыр дип ышанасы килә. Ижауда Сабантуй 3 июльдә булачак. Ул Киров паркында һәм ипподромда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG