Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар интернетында акча эшләп буламы?


Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

Ни өчен татар интернетында гөрләп эшләүче сайтлар күп түгел? Мөһим факторларның берсе – татар интернетының коммерция ягыннан кызыклы булмавы. Шулай да татар пәрәвезендә акча эшләү юллары бар. Бу турыда сәяси фәннәр кандидаты, берничә интернет-проект авторы Илшат Сәетов белән әңгәмә корабыз.

Илшат, син интернетта кайчаннан бирле утырасың?

1999 елдан. Ул вакытта Милли китапханәдә студентлар өчен компьютер белән берничә эш урыны булдырганнар иде. Интернет бик әкрен чак: секундына 4 кбайт иде бугай. Yahoo.com сайтында электрон почта теркәр өчен бер сәгать вакытым китте. Тора-бара үзем дә сайтлар эшли башладым.

Интернетта акча эшләү ысуллары бик күп, дип беләбез. Нинди ысуллар бу, хәбәрдар кеше буларак аңлатып кит әле?

Чыннан да, акча эшләү ысуллары төрледән төрле. Аларны ике төп төркемгә бүлеп карар идем. Беренчесе – кеше керүдән, укудан, кирәкле җиргә басудан гыйбарәт. Мәсәлән, баннер урнаштыру. Нәкъ газетадагы модуль сыман. Ул реклама буларак сатыла. Сылтама, ягъни сылтама сатуны да атарга була. Интернет-кибетләр, түләүле мәкаләләр дә шушы төркемгә керә.

Икенче төркем – роботлар эшенә бәйле. Ул күбрәк эзләү системаларына карый. Әгәр “Яндекс”та йөзенче урыннан беренче урынга чыгарга телисең икән, махсус адымнар эшләнергә тиеш. Һәм аларны күбрәк роботлар эшли, кеше алгоритм гына яза.

Татар интернетында шушы ысулларның кайсын файдаланып була?


Татар интернетында акча эшләү күбрәк оффлайн тормышка бәйләнгән. Мәсәлән, duslar.ru сайты татарга кагылышлы товарлар сата: диск, китап, дини продукция, футболка, сувенир һ.б. Ә tatarlar.ru күбесенчә дискотека, концерт, танышу хезмәтләрен рекламалый. Ничек кенә булмасын, төп мәсьәлә – аудитория булдыру. Ә ул аудиторияне кем ничек файдалана – анысы инде үзләренең эше. Шунысын таныйк, бары тик интернетка гына кагылышлы ысул белән акча эшләү татарда юк, минемчә.

Син интернетта берничә проект алып барасың. Алар ничек акча китерә?

Узган елның ахырында etatar.ru эшмәкәрләр өчен электрон газетаны сатып алдым. Ул уңышлы гына эшләп килә. Анда әле баннер сатмыйм, чөнки үземә ошамаган әйберне сатарга яратмыйм. Әмма мәкаләләр сатыла. Шулай ук төрле дәрәҗәле чараларда мәгълүмати партнер буларак чыгабыз. Тагын бер проект – электән үк эшләп килүче tatpolit.ru сайты.

Анда сылтамалар, мәкаләләр сатып алалар, бер-ике тапкыр баннер да алганнары бар. Шулай ук kaznet.ru, kivitour.ru cайтларым уңышлы гына эшләп килә. Соңгысы ярдәмендә, мәсәлән, турширкәт буларак бик күп интернет кулланучыга сәяхәт турлары сатабыз.

Илшатның визит картасы
Илшат, синең визит картаң бик кызык. Анда телефон да, йорт адресы да, электронка да юк. Бары тик исемең һәм сайт адресы. Нәрсә бу?

Беренчедән, мин минималист. Икенчедән, минем дусларым, клиентларым арасында бар кеше дә интернет белән файдалана. Сайтка керсә - анда бар координатлар да язылган. Ул махсус бер домен. Аны узган елны җибәргәннәр иде. Анда бары тик мәгълүмат кына бирелә. Хәтта дизайнын да үзгәртеп булмый. Мин визитка биргән кеше интернетка кереп карый алмый икән, ул миңа кызык түгел, минем игътибарыма лаек түгел дигән сүз (көлә).

Димәк, синең визиткаң фильтр ролен дә башкара? Бары тик кирәкле клиентларга гына юл бирә?

Әйе. Шулай да, бик сирәк очракта гына визиткага каләм белән телефонны язып бирергә туры килә.

Бәхет акчада түгел диләр. Интернетның үсеше дә акчада гына түгел. Шулай да пәрәвезнең, шул исәптән татар сегментының да киңәюе берникадәр матди якка барып тоташа.
XS
SM
MD
LG