Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан: милләтара низаг, үзбәкләр илдән кача


Үзбәк качаклары чик буендагы Сураташ авылында. Диварда "SOS Üzbäkstan" дип язылган
Үзбәк качаклары чик буендагы Сураташ авылында. Диварда "SOS Üzbäkstan" дип язылган

Кыргызстанның көньягында милләтара чуалышлар дәвам итә. Кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы бәрелешләр нәтиҗәсендә корбаннар саны йөздән арткан, меңнән артык кеше яраланган. Дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап, илдән кача.

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте илнең көньягында милләтара чуалышларны туктату өчен өстәмә гаскәр җибәрде. Хәрбиләргә кисәтүсез ут ачарга рөхсәт бирелгән. Хөкүмәт 50 яшькәчә ир-атларга мобилизация игълан итте.

Килгән хәбәрләргә караганда, Җалал-Абадта кулларына ташлар, таяклар тоткан өч меңләп кеше урамга чыккан. Алар җирле үзбәкләрнең китүен таләп иткән, үзбәкләр тоткан кибетләргә, йортларга ут төрткән.

Кыргызстанның икенче зур шәһәре Ошта да яшьләр кибетләргә, йортларга, машиналарга ут төрткән. Урамда атышу тавышлары ишетелгән. Шәһәрнең зур өлеше җимерелгән дип хәбәр ителә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, илнең көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы чуалышлар нәтиҗәсендә корбаннар саны йөздән арткан. 1400дән артык кеше җәрәхәтләр алган.

Якшәмбедә шуларның алтысы Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җибәргән махсус очкыч белән Мәскәүгә китерелде. [видео]

Хакимиятләр төбәктә гадәттән тыш хәл игълан итте. Андагы үзбәкләргә илдән китү мөмкинлеге бирү өчен Үзбәкстан белән чикләр ачылган.

Үзбәк качаклары чик буенда
Дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап, Үзбәкстан чигенә таба киткән. Аларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар. Үзбәкстан ягы качаклар өчен чик буенда чатырлар кора.

Үзбәкләр Кыргызстанда халыкның 14% тәшкил итә. Ош һәм Җалал-Абад төбәкләрендә алар тагы да күбрәк, халыкның өчтән бере чамасы.

Көньяктагы кыргызлар нигездә бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев яклы булса, үзбәкләрнең күбесе вакытлы хөкүмәтне хуплый.

Якшәмбе Ошта кыргыз һәм үзбәк мәхәлләләре вәкилләре сөйләшүләр үткәрде. Ике мәхәлләнең дә аксакаллары яшьләрне көч кулланудан туктарга, провакациягә бирешмәскә өндәде.

Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыев илдәге тәртипсезлекләргә катышы булуын кире какты һәм кан коюны туктату өчен бар чараларны күрергә чакырды.

Ош шәһәрендә кыргыз гаскәрләре
Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте шимбә көнне Русиядән хәрби ярдәм сораган иде. Вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Роза Отунбаева Русия президенты Дмитрий Медведев исеменә язган хатында башка “өченче илләрдән” дә ярдәм көтүен әйткән.

Русия президентының матбугат вәкиле Наталья Тимакова, Мәскәү Кыргызстанга гаскәр җибәрү өчен әлегә сәбәп күрми, андагы хәлләр Кыргызстанның эчке эше, дип белдерде. Тимакова сүзләренчә, Медведев Кыргызстандагы вәзгыятьне Күмәк иминлек килешүе оешмасы кысаларында тикшерергә тәкъдим иткән.

Ислам конференциясе оешмасы Кыргызстанда көч кулланудан тотылып калырга чакыра.

Кыргызстанның көньягында милләтара чуалышлар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG