Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехлар Татарстан мөмкинлекләре белән танышты


Татарстан-Чехия эшлекле форумы, 15 июнь 2010 ел.
Татарстан-Чехия эшлекле форумы, 15 июнь 2010 ел.

Чехия Сенаты башлыгы җитәкчелегендәге зур вәкиллек шушы көннәрдә Татарстанда күп санлы сәяси һәм бизнес очрашулар үткәрде. Моннан соң Прага эшлекле даирәләре Казан турында бераз күбрәк белә башлаячак.

Чехия рәсми вәкилләренең Татарстанга рәсми сәфәре дәвам итә. Бүген Сенат башлыгы Премысл Соботка Казан (Идел буе) федераль университетында ректор һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

Сишәмбе көнне иртән Казанда Татарстан-Чехия эшлекле форумы да үтте. Аның ачылышында республика премьеры, Чехия Сенаты башлыгы, илнең сәүдә сәнәгать пулаты җитәкчесе һәм башка рәсми кешеләр чыгыш ясады.

Халиков Чехияне Татарстанның стратегик партнеры дип атады. Cоботка да, Русиянең бу бай төбәге Чехия эшмәкәрләрен җәлеп итә, диде.

Әлеге форум кысаларында республиканың эре нефтехимия, фармация берләшмәләре һәм Чехиянең “Фавия” ширкәте арасында килешү имзаланды. Сүз Чехия өчен кайбер дарулар җитештерү турында бара.

Чехиянең башка ширкәтләре вәкилләре исә Татарстандагы партнерлары белән әлегә беренчел сөйләшүләр генә үткәрде. Форумның пленар утырышыннан соң берничә эшмәкәр Татарстандагы эшкуарлар белән кара-каршы утырып сөйләште.

Мәсәлән, бораулау җиһазларын җитештерүче ширкәт башлыгы Ян Колман "Азатлык"ка инде сигезләп мөмкин партнер белән сөйләшүләр үткәрүен хәбәр итте.

Ул Русиядә күп тапкыр булса да, бу аның Татарстанга беренче килүе икән. Колман үзе өчен Татарстан сәнәгатенең шактый үскән булуын ачыклаган һәм монда ширкәте җитештергән җиһазларны сатырга өметләнә.

Чехия эшмәкәре хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Татарстанны ялгыш Казакъстан дип атады. Күрәсең Казан, Татарстанны Прагада әле белеп бетермиләр.

Татарстанны таныту, хезмәттәшлек итү һәм мәдәни багланышлар турында Чехиянең югары дәрәҗәле кунагы, Сенат башлыгы Премысл Соботка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

Чехия рәсмиләрен Татарстан президенты кабул итте, 14 июнь 2010 ел.

Республика башлыгы Европадан килгән рәсми кунакны дүшәмбе көнне кич кабул итте. "Ике арадагы сәүдә әйләнеше 2008 елда иң югары ноктасына җиткән иде, хәзер кризиска кадәр булган дәрәҗәгә яңадан күтәрелергә кирәк", дигән Татарстан президенты.

Парламентара хезмәттәшлек турында Чехия Сенаты башлыгы Дәүләт шурасы рәисе белән сөйләшүләр алып барды. Фәрит Мөхәммәтшин Премысл Соботка һәм аны озатып килгән рәсми кунакларны беренчеләрдән булып кабул итте һәм озатып йөрде.

Парламент рәисе Прагадан килгән кунакларны Татарстан белән таныштырганда, республиканы Русия төбәге итеп кенә түгел, борынгы дәүләтчелеге булган татар иле, 90 еллык республика итеп танытты. Мөхәммәтшин берничә ел элек чех тәнкәсенең табылуы турында да искә төшерде. Белгәнегезчә, бу табылдык Казанның 1000 еллыгын раслаганда төп дәлилләрнең берсе булган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин КамАЗ машиналары турында сөйләсә, Соботка уз чыгышында TATRA машиналары турында әйтте. Һәм "Париж -Дакар" узышларында шушы ике машинаның ярышуын искә төшерде.

Очрашудан соң Чехия Сенаты белән Татарстан Дәүләт шурасы арасында хезмәттәшлек турында рәсми беркетмә имзаланды.

Чехия рәсми вәкилләре Казаннан соң, Сембер һәм Мәскәүгә барачак.
XS
SM
MD
LG