Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: “Нефть имчәгеннән” аерылырга вакыт


АКШ президенты Барак Обама Мексика култыгында нефть таралуын Америка тарихында тирә-юнь мохитка иң зур зыян китергән каза дип атады һәм Британиянең BP ширкәтеннән килгән зыянны каплатырга тырышачагын әйтте. Шушы каза уңаеннан ул нефтькә бәйлелекне киметергә, альтернатив энергия чыганаклары эзләргә чакырды.


Сигез атна элек АКШ ярлары буенда булган нефть казасы уңаеннан Обама сишәмбе американ халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул бу казаны Америка тарихында тирә-юнь мохитка иң зур зыян китергән каза дип атады һәм British Petroleum (BP) ширкәтен зыян өчен түләтергә тырышачагын белдерде.

Шушы казаны форсат итеп, Обама американнарны нефть кебек табигый ягулыкларга бәйлелекне киметергә, альтернатив энергия чыганакларын эзләргә чакырды.

“Бу каза безнең өчен көчле кисәтү булды – безгә чиста энергияле киләчәк турында уйларга, бар зиһенне җигеп, язмышыбызны үз кулыбызга алырга кирәк” диде ул.

Обаманың бу чыгышы аның исеменә тәнкыйть арткан чакка туры килде. Фикер белешүләргә караганда, американнарның күбесе Обама бу каза нәтиҗәләре белән тиешле эш итми, дип саный.

Обама Луизиана штатында яр буен тикшерә
Обама үзе нефть казасын “эпидемия” белән чагыштырды һәм аңа каршы бар чаралар белән, күпме кирәк шул кадәр көрәшергә вәгъдә итте.

Американ президенты BP ширкәтенең тазарту эшләренә һәм зыян күрүчеләргә компенсация түләү өчен миллиардларча доллар акча сарыф итүен тели. Бу түләүләр гадел һәм вакытында булсын өчен, Обама бәйсез фонд оештырырга тәкъдим итә.

Обама үзенең чыгышында “нефть имчәгеннән” аерылу кирәклегенә аеруча басым ясады. Арзан нефть чоры бетеп килә, дип кисәтте ул.

“Арзан һәм җиңел табыла торган нефтьнең бетәчәген без дистәләрчә еллар белеп яшәдек. Американың гасырлардан килгән бу бәйлелеген бетерү кирәклеге турында дистәләрчә еллар сөйләдек. Һәм дистәләрчә еллар кирәкле чараларны күрмәдек. Нефть сәнәгате лоббистларының басымы аркасында гына түгел, сәяси батырлык һәм ихласлык җитмәү аркасында да” диде Обама.

Американың энергетика реформасы турындагы канун өлгесе Конгрессның вәкилләр пулатында кабул ителсә дә, Сенатта җитди каршылыкка очрар дип көтелә.

Су төбеннән нефть чыгаруны хуплаган һәм Обаманың тирә-юнь мохит саклау башлангычларына каршы чыккан республиканнар президентны нефть казасын үзенең сәяси максатларында файдалануда гаепли.

Луизиана штатында нефтькә буялган пеликаннар
Ул арада Мексика култыгында нефть табы җәелгәннән җәелә бара. 200 чакырымга сузылган бу кара тап балыкчылык һәм туристлык сәнәгатенә зур зыян китерә.

British Petroleum кулыннан килгәнчә нефтьнең суга таралуын киметергә тырыша. Ләкин ургылып чыккан нефтьне туктату бик авыр, ди белгечләр.

Чыккан нефтьне җыеп бару өчен махсус савыт урнаштырылганчы, тәүлегенә 15 мең баррель нефть тарала дип әйтелгән иде. Галимнәрнең соңгы хисабына караганда, суга таралган нефтьнең күләме кимендә дүрт мәртәбә күбрәк булган.
XS
SM
MD
LG