Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качакларга һуманитар ярдәм килә башлады


Ханабад качаклар лагерында һуманитар ярдәмне тарату
Ханабад качаклар лагерында һуманитар ярдәмне тарату

Кыргызстанның көньягындагы милләтара чуалышлардан күрше Үзбәкстанга качып киткән үзбәк качаклары өчен чит илләрдән һуманитар ярдәм килә башлады. Берничә көн дәвам иткән чуалышлар нәтиҗәсендә 190лап кеше һәлак булды, дистәләрчә меңе торган җирен ташлап китте.

Халыкара Кызыл хач комитетының һуманитар ярдәм төягән беренче очкычы пәнҗешәмбе иртәсендә Әндиҗан һава аланына төшеп утырды. 650 тирмә, һәм 10 ашыгыч ярдәм системы төягән тагын бер очкыч иртәгә килә.

БМОның Качаклар идарәсе дә тирмәләр тутырып ике очкыч җибәргән. Атна ахырына кадәр бу оешма һуманитар йөк төягән тагын дүрт очкыч җибәрергә җыена.

Оешма мәгълүматларына караганда, Үзбәкстанга күрше Кыргзыстаннан 100 меңгә якын качак килгән. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов БМОның генераль секретаре Бан Ки-мунны үзбәк качакларына ярдәмне ашыктырырга сорады.

Торган җирен ташлап китәргә мәҗбүр булган тагын 300 меңләп кеше Кыргызстанның үзендә кала бирә. Кызыл хач комитеты аларга да һуманитар ярдәм җибәрә.

Үзбәкләр корбан булган милләттәшләрен җирли
Кыргызстанның сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына караганда, берничә көн барган миллатара чуалышлар нәтиҗәсендә барлыгы 190лап кеше һәлак булган, 2 меңләбе җәрәхәтләр алган.

Корбаннар арасында үзбәкләр, кыргызлар һәм башка милләт вәкилләре бар. Күп милләтле чуар һәм тыңгысыз Фирганә үзәнлегендә элек-электән күп төрле милләтләр яши.

Шулай да, һөҗүмнәрнең күбесе үзбәкләргә, аларның йортларына, кибетләренә, кәсепләренә ясалган.

Хәзер үзбәкләрнең коралланган кыргызлар тарафыннан көчләнүе, кыйналуы, җәберләнүе турында мәгълүматлар килә башлады. Үзбәкләр әйтүенә караганда, бу кораллы төркемнәр эчендә кешеләр, шул исәптән балалар булган йортларга ут төртеп йөргән. Янган мәетләрнең җирләнүе төшерелгән видеоязмалар интернетка урнаштырылды.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары, үзбәкләрнең сәйләвенә таянып, бу кораллы кешеләрнең кыргыз армиясе киемендә булуын һәм танкларга утырып килүе турында хәбәр итә. Милләте белән үзбәк булган бер кыргыз хәрбие, гаскәрләрнең үзбәкләргә һөҗүм итүе турында сөйли.

Кыргыз рәсмиләре хәрби киемгә киенгән берничә кешенең кулга алынуы турында хәбәр итте.

Безнең хәбәрчеләр хәбәр итүенчә, төбәктәге вәзгыять әле дә киеренке булып кала. Тирә якта янган йортлар, хәрабәләр сугышта соңгы күренешне хәтерләтә, ди безнең Оштагы хәбәрчебез Брюс Панниер:

“Без үткән берничә үзбәк бистәсе тулысынча диярлек янып беткән иде. Юл буендагы базар, кибетләр җимерелгән, тәрәзәләр ватылган. Юлда чүп-чар, янган машина көпчәкләре ята.”

Брюс әйтүенчә, урамда кешеләр күренми, алар өйләреннән чыгарга курка.

“Хәрбиләрнең читәрлек хәрби техникасы юк, күрәсең. Күбесе гади машиналарга утырып йөри, мылтык көпшәләрен тәрәзәдән чыгарып. Юлларда ике чакрым саен тикшерү нокталары” ди Брюс.

Бишкәктә көчәйтелгән иминлек чаралары күрелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00


220 меңләп кеше яшәгән Ош шәһәрендә 1990нчы еллар башында да үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы чуалышлар нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше корбан булган иде.

Апрель аенда президент Корманбәк Бакыев бәреп төшерелгәннән соң, төбәктә киеренкелек артып китте. Хакимияткә килгән вакытлы хөкүмәт рәсмиләре бу чуалышларда Бакыевның да катышы бар дип белдерә. Хәзерге вакытта Беларуста сыенып яткан Бакыев үзе бу гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG