Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Хәкимов Медведевка хат җибәрде


Уфа татар мәдәнияте һәм мәгарифен яклау фонды рәисе Наил Хәкимов Русия президенты Дмитрий Медведевка хат күндерде. Анда чиновниклар эшчәнлеген күзәтү өчен җәмәгатьчелек оешмаларына өстәмә мөмкинчелек бирү соралган.

“Юк кына документлар өчен кайбер түрәләрнең ишек төпләрен айлар буе таптаган очраклар бар. Алар бернәрсәдән дә курыкмый. Заманында “Халык күзәтүе” оешмалары бар иде. Чиновниклар эшчәнлегенә иң дөрес бәяне җәмәгатьчелек оешмалары бирә дип исәплим. Шуңа җәмәгатьчелек оешмаларына андый мөмкинчелекне канунлаштыру кирәк дип исәплим”, диде.
XS
SM
MD
LG