Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Сабантуй гөрләп узды


20 июнь көнне Казанда Сабан туйлары узды. Бәйрәм чаралары дүрт мәйданда оештырылды – Аккош күлендә, Тынычлык бистәсе янындагы каенлык, Дәрвишләр бистәсе янындагы урман паркы, Үзәк мәдәният һәм ял паркында. Халыкара ат спорты комплексында да тамаша булды – иң яхшы чабышкы атлар Казан мэры Кубогын уйнатты.

Тынычлык бистәсендәге бәйрәм милли көрәш мәйданында узды. Сабантуйның иҗади концепциясе 19 мөстәкыйль мәйданда тәкъдим ителгән иде.

Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәм Икенче Бөтендөнья Сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган театраль кереш белән башланды. “Шаян-шоу” юмор мәйданында Алмаз Хәмзин, Резеда Шәрәфиева һәм Эльвира Розали чыгыш ясадылар. “Минем авыл” мәйданында кул осталарының хезмәтләрен күрергә була иде.

Үзәк ял һәм күңел ачу паркында яшьләр Сабантуе үтте. Биредә “Халык санын алу-2010” фестивале үткәрелде. Кунаклар Россиядә халык санын алу тарихы, аның быелгы үзенчәлекләре турында белде һәм конкурс, викториналарда катнашты. Бәйрәмдә “Руки Вверх”, КВНның “4 татарина” төркемнәре, шәһәрнең иҗади вокаль-хореографик студияләре чыгыш ясады.


Аккош күле зонасындагы Сабантуйны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Ул Истанбул кунаклары – шәһәрнең мэры Кадыйр Топбаш һәм аның тормыш иптәше Озлейиш Топбаш белән килгән иде. Мондагы бәйрәмдә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, аның урынбасары, мәдәният һәм сәнгать министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин да булдылар.

Аккош күле янындагы бәйрәм кунакларына иҗади коллективлар катнашуындагы күңел ачу программасы тәкъдим ителгән иде. Концертта Габделфәт Сафин, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм башка популяр җырчылар чыгыш ясады.

Биредәге Сабантуйның яңалыгы Казанда узачак Универсиада программасына караган уеннар һәм ярышлар булу иде. Шул ук мәйданда Универсиада авылы макеты торды. Волонтерлар уеннар оештырып, җиңүчеләргә “Универсиада-2013” билгесе төшерелгән сувенирлар бүләк ителде.


Казан Сабантуйларының һәр мәйданында көрәш, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык белән сугышу кебек милли спорт ярышлары оештырылган иде.

Казан сабантуена барырга теләүчеләр өчен махсус автобус маршрутлары йөрде. Киров районы мәйданына 82, Тынычлык бистәсендәге сабантуйга 46, Дәрвишләр бистәсенә 25 транспорт чарасы билгеләнгән булса да, алар бәйрәмнән кайтучыларны ташып өлгерә алмады.
XS
SM
MD
LG