Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар бүлекләре өстендә - афәт


Башкортстан югары уку йортларындагы татар бүлекләре кыскартыла һәм ябыла. Татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләүче иң төп уку йорты - Башкорт дәүләт университетының татар бүлеге элек читтән торып һәм көндезге бүлекләргә 25әр, ягъни барлыгы 50 студент кабул итә иде.

Соңгы елларда исә ул кыскартыла-кыскартыла килеп, унбишкә-унбиш калган иде. Быел исә читтән торып уку бүлеге бетәчәген хәбәр иттеләр. Ләкин татар кафедрасы тырышлыгы белән бүлек сакланып калды. Бу турыда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы профессор Алмас Шәйхулов хәбәр итте:

“Безнең кафедра галимнәре һәм студентлар тырышлыгы белән читтән торып уку бүлеген саклап калдык. Анда сигез, көндезге бүлеккә унике кеше кабул ителәчәк”.

Татар белгечләре әзерләүче икенче уку йорты - Башкорт дәүләт педагогия университетында читтән торып уку бүлеге ябылачак. Бу турыда Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Фәнисә Гафурова әйтте:

“Элегрәк безнең уку йортында башлангыч мәктәпләр өчен уку бүлеге бар иде. Яптылар. Татар-инглиз, татар-алман бүлеге бар иде. Яптылар. Бары тик татар бүлеге генә калды. Анда көндезге бүлекккә егермебиш, читтән торып уку бүлегенә егермебиш студент кабул итә идек. Соңгы елларда аларның санын 15әргә калдырдылар.

Быел килеп, читтән торып уку бүлеге бетүен ирештерделәр. Ә без республикадагы татар көллиятләрен йөреп чыгып, иншалар яздырып, өч дистәдән артык кешене үзебезгә килергә чакырган идек. Хәзер алдакчы булып калабыз.”

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге уку йортының ректоры Раил Асадуллин “Ватаным” исемле татар җәмәгатьчелек оешмасының җитәкчесе дә булып тора. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынына дәгъва итүчеләрнең берсе. Нәкъ ул ректор булып билгеләнгәннән соң уку йортындагы татар башлангыч мәктәпләре өчен белгечләр әзерләү, татар-инглиз, татар-алман бүлекләре бетерелгән иде.
XS
SM
MD
LG