Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Русия дуслыгы Грузияне тынычландыра


АКШ белән Русия аралары җылына башлагач Грузия үзен “ташланган ил” кебек хис итә башлаган иде. Әмма хәзер Тифлистагы түрәләр Вашингтон белән Мәскәү арасындагы “сүндереп кабызу” сәясәте аларның иминлеген арттырачак кына дигән фикергә килә.

Бу көннәрдә Тифлиста тормыш үз көенә бара. Яшьләр урам кафеларында шәраб эчә, балалар эсседән качу өчен булса кирәк, күбрәк фонтан янында су белән быкырдый. Өлкәннәр паркта утырып шахмат уйный, ә сәүдәгәрләр мәш килеп урам кырыйларында үз товарларын тәкъдим итә.

Ниһаять соңгы еллардагы җәй беренче тапкыр шулай тыныч уза. 2008 елның августында Русия Грузиягә бәреп кергәннән соң, бу төбәктә тынычлык кимегән иде. Грузиянең "Имеди" каналында ясалган ялган хәбәр сугыш чыга дигән коткыны тагын да арттырды.

Тифлистагы рәсмиләрне 2008 елгы сугыш вакытында Кушма Штатларның аларны көткәнчә якламавын әйтә. Гәрчә ул чактагы президент Джордж Буш моңа ишарәләгән булса да. Әмма бары Кушма Штатлар президенты итеп Барак Обама билгеләнгәч кенә илдә киеренкелек кимеде.

Грузия тышкы эшләр министры урынбасары, ил президенты Михаил Саакашвилиның ышанычлысы Гига Бокерия әйтүенчә, Русия тарафыннан булырга мөмкин һөҗүмгә төптән үк балта чабылмаса да, Кушма Штатлар хәрәкәте нәтиҗәсендә инде бу куркыныч шактый кимеде.

Аерым алганда Бокерия Обама 2009 елны Мәскәүгә сәфәре вакытында Грузия суверенитеты мәсьәләсендә үз фикерен ныклы итеп әйткән дигән фикердә.

Кайбер Грузин түрәләре рәсми булмаган үзара сөйләшү вакытында Обама Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинга Грузия суверенитеты мәсьәләсендә кисәтү ясавын әйтә. Ягъни 2008 елны Вашингтон якынлашучы сайлау белән мәшгуль булса, хәзер инде читтә тормаячагына ишарәли.

Ай йорт вәкиле бу мәгълүмат хакында аңлатма бирүдән баш тартты. “Үзара сөйләшүләргә без кагылмыйбыз”, диде. Әмма шуңа да карамастан Тифлиста халык арасында сүз таралды.

Әгәр Мәскәү белән Кушма Штатлары арасында мөнәсәбәтләр җылына башлагач, Грузия пошаманга төшкән булса, хәзер инде киресенчә бу юл Вашингтонга Мәскәүгә йогынты ясарга мөмкинлекне арттыра дип саный.

Сәясәт белгече Гига Зедания сүзләренчә, әгәр Грузиягә һөҗүм ясаса Русия нәрсәдер югалтачагын аңларга тиеш.

“Джордж Буш президент булганда ул Русиягә басым ясый алмады, чөнки хезмәттәшлек юк иде. Ә хәзер исә Русия белән Вашингтон арасындагы элемтәләр файда китергәч, Мәскәү 2008 елны кебек нидер эшләр алдыннан башта ике тапкыр уйлаячак”, ди ул.

Медведев АКШта ни сөйләр?

Бу атнада Русия президенты Дмитрий Медведев Кушма Штатларга рәсми сәфәр белән бара. Обама белән икеяклы мәсьәләләр хакында сөйләшүдән тыш, Медведев Русиянең Дөньякүләм сәүдә оешмасына кабул ителүендә Вашингтоннан яклау табарга өметләнә.

Ләкин Кушма Штатлар рәсмиләре сәфәр барышында Русия президентыннан Грузия турында да нәрсәдер ишетергә исәп тотуын әйтә. Аерым алганда, алар Европа берлеге килешүе нигезендә, Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиядә гаскәрләрне киметмәвенә борчылу белдерә.

Күптән түгел Барак Обаманың махсус киңәшчесе Майкл Макфол Кушма Штатлар хакимияте бу мәсьәләнең барышы белән канәгать булмавын әйткән иде. Һәм ул Медеведев Америкага килгәч максатларга ирешү өчен сөйләшү булачагын белдерде.

Июль башында Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Көньяк Кавказга сәфәре барышында Тифлиска керергә җыена.

Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден инде узган ел Тифлиста булып киткән иде.

Әмма грузиннар Обама президент булгач кайбер мәсьәләдә югалтулар булуын әйтә. Мисал өчен әле күптән түгел генә НАТОга керү бик мөмкин кебек тоелса, хәзер инде бу билгесез чорга күчерелә. Обама беренче чиратта Әфганстан һәм Иран мәсьәләләренә игътибар бирә.
Әмма шул ук вакытта Грузиянең БМОдагы элекке илчесе, хәзерге вакытта оппозиция җитәкчесе Ираклий Аласания Грузиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия мәсьәләсе бары Мәскәү белән Вашингтонның хезмәттәшлеге нигезендә генә хәл ителергә мөмкин булуын әйтә.

“Минемчә, американ-урыс мөнәсәбәтләре киңәйсә һәм якыйнайса, алар Грузиягә файда гына китерәчәк. 2008 елның августындагы сугыштан соң безнең иминлек өлкәсендә шактый проблемнарыбыз бар. Һәм без аларны бер үзебез генә җиңеп чыга алмаячакбыз. Сугыш нәтиҗәсендә чыккан проблемнарны хәл итү өчен безгә көчле хезмәттәшләр кирәк”, ди ул.

Борчылу урынлымы?


Әмма шуңа да карамастан Кушма Штатлар һәм Русия арасында тәнкыйть тә булмады түгел. Узган елны Көнчыгыш Европадагы бер төркем зыялылар, Обама хакимиятенә мөрәҗәгать юллады. Алар Кушма Штатлар белән Русия аралары якынайгач, Грузия кебек кечкенә илләрнең мәнфәгатьләре искә алынмау куркынычы барлыгын әйтте.

Шулай ук Кушма Штатлар президенты Барак Обама Русия белән тынычлык максатыннан атом энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлекнең торгызылуын әйткәннән соң, кайбер басмаларда тәнкыйтди язмалар артты.

15 май көнне Washington Post газетасында АКШның дәүләт секретаренең элекке ярдәмчесе Дэвид Крамерның «Кушма Штатлар Русиянең күршеләрен ташлый» дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкты.

Анда ул Обама хакимияте башка илләрне онытып һәм язмыш кулына калдырып «бары Русия генә» дигән юнәлештән чыгып хәрәкәт итүен әйтә.

Ләкин белгечләр бу дөреслеккә туры килми, ди.

Тифлиста исемен әйтергә теләмәгән бер дипломат Грузиягә мөнәсәбәттә Буш һәм Обаманың карашлары төрле булуы хакындагы сүзләрне арттыру дип әйтә. Аныңча, хәзерге хакимияттә Грузиягә карата сәясәт үзгәрмәде Бары тик кайбер шартлар гына үзгәрешләр кичерә.
XS
SM
MD
LG