Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәк качаклар меңәрләп Кыргызстанга кайта


Кыргыз рәсмиләре әйтүенчә, илнең Көньягындагы Ош һәм Җәлал-Абад төбәкләрендә милләтара бәрелешләрдән күрше Үзбәкстанга качкан үзбәкләр меңәрләп кире кайта башлаган. Хакимият аларга янган йортларын торгызырга ярдәм вәгъдә итә.

Кыргыз чик саклау хезмәтенең башлык урынбасары Чолпонбек Турусбеков хәбәрчеләргә Үзбәкстаннан Кыргызстанга инде 46 меңнән артык качакның кайтканлыгын белдерде. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә 10 меңнән артык үзбәк кире кайткан.

Ош һәм Җәлал-Абад шәһәрләрендә унынчы июньдә башланган милләтара бәрелешләр чорында Кыргызстаннан Үзбәкстанга качканнар саны бер йөзләп булыр дип фаразлана.

Кыргызстан сәламәтлек саклану министрлыгы ул бәрелешләрдә барлыгы 240-лап кешенең үлүен белдерде. Шул ук вакытта илнең вакытлы хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева корбаннар санының чынлыкта ике меңләп булу мөмкинлеген дә белдергән иде.

Илгә кайтучы качаклар турында рәсмиләр әйткән саннарның дөреслеген тикшерү мөмкин булмаса да, БМО качаклар югары комиссионерының Үзбәкстандагы вәкиле күпсанлы үзбәкләрнең Кыргызстанга кайтып китүен раслады.

Илгә кайтучы үзбәкләрнең берсе, Мөнирә Вәлиева кайту юлында Рейтер хәбәрчесенә “Авыр кайгы белән кайтабыз. Тагын кабатланмасын дип куркабыз. Без моны беркемгә дә теләмибез”, - диде.

Мөнирә ханым Ошта үзләрен ни көткәнен әле белми.

Рейтер әйтүенчә, кайтучыларның кайберләре алга таба ни эшләү турында уйлау-киңәшләшү өчен чик буенда төркемнәргә туплана, икенчеләре микроавтобусларга утырып чик буеннан 10 чакрымдагы Ош үзәгенә юнәлә.

Сишәмбе көнне Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәре янындагы качаклар лагерынада булган Җәлал-Абад өлкә башлыгы Бектур Асанов меңнәрчә качакның Ош һәм Җәлал-Абад шәһәрләренә юнәлүен белдерде.

Асанов әйтүенчә, хәзер анда Җәлал-Абад төбәгеннән килгән ун меңләп качак калган һәм алар алдагы бер-ике көндә Кыргызстанга кайтачак. Өлкә башлыгы аларга ярдәм вәгъдә итте.

«Мин Җәлал-Абад төбәге башлыгы буларак һәммә нәрсә яхшы булыр дип гарантияли алам, зинһар бернинди провокатив белдерүләргә ышанмагыз. Йортлары яндырылган яки җимерелгән барлык кешеләргә акчалата компенсация түләргә карар ителде. Җәлал-Абадта 500 тонналап азык бар һәм без аны барлык кайтучыларга таратабыз. Йортлары яндырылганнарга тирмәләр һәм ястыклар биреләчәк. Киләсе атнадан без төзелеш материаллары һәм акча бирә башлыйбыз”, - диде Асанов.

Җимерелгән йортларны торгызу чыгымнары болай да финанс ягыннан авыр хәлдәге кыргыз хөкүмәтенә бик кыен булачак.

Өстәвенә БМОның һуманитар эшләрне координацияләү идарәсе төбәктәге тотрыксызлык һәм милләтара киеренкелекнең дәвам итүе һуманитар эшчәнлеккә комачаулый диде.

Дүшәмбе көнне Ош шәһәрендә һәм шәһәр тирәләрендә кыргыз көчләре тентүләр үткәргәндә ике кешене үтерде, 23 кешене яралады.

Сишәмбе Бишкәктә матбугат очрашуында Кыргыз дәүләт иминлеге комитеты башлыгы вазифаларын үтәүче Кенешбек Дуишебаев тентү барышында автомат кораллар, мылтыклар, сугыш кирәк яраклары, шартлаткычлар кулга алынганлыгын белдерде.

Бу якшәмбе исә Кыргызстанда яңа конституция референдумга чыгарыла. Кайберәүләр референдум яңа чуалышларга китерергә мөмкин дип борчыла. Яңа конституция хупланган очракта, президентның вәкаләтләре киметелеп, парламентныкы арттырылачак.

Референдумны хәзер үткәрүгә каршы чыгучылар исә киткән качаклар да, кайтучылары да анда катнаша алмаячак дип аны кичектерергә чакыралар.
XS
SM
MD
LG