Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел һәм әдәбият белгечләре әзерләү кими


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты бюросы утырышы узды. Анда югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белгечләр әзерләү мәсьләсе тикшерелде.

Чарада Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы мөдире Алмас Шәйхулов та катнашты.

“Заманында көндезге бүлеккә 25, читтән торып уку бүлегенә дә 25 студент кабул итә идек. Инде ул көннәр артта калды. Бүген без көндезге бүлеккә 12, читтән торып уку бүлегенә 8 студент кабул итәбез. Читтән торып уку бүлеген яба яздылар, ләкин ректор безнең файдага карар чыгарды. Уңышларыбыз да җитәрлек. Мәсәлән быел 10 студентыбыз кызыл диплом белән тәмамлый. Бу мин укыткан 35 елда беренче тапкыр. Узган ел андыйлар 5 иде”, диде ул.

БДУда татар белгечләре әзерләү генә кыскармый. Бу урыс һәм башкорт бүлекләренә дә кагыла. Мәсәлән, урыс бүлегенең көндезге төркемнәрендә элегрәк 75, соңгы елларда 45 студент укыса, быел ул33кә калган. Башкорт бүлегендә элегрәк 50, соңгы елда 41 студент укыса, быел 34 студент кабул ителә.

Быел урыс бүлегенең читтән торып уку төркеменә 10, башкорт бүлегенә 10 студент кабул ителә. Бу Русиядәге һуманитар фәннәрне кыскарту “җимеше”. Узган елда ул кыскарту татар өлешенә генә төшә язды. Ректор читтән торып уку бүлеген ябу, көндезге бүлеккә 36% ким алу турында күрсәтмә биргән иде.

Татар кафедрасы Русия президентына һәм башка күп кенә урыннарга мөрәҗәгать яудырганнан соң хәл үзгәргән иде. Быел исә университетта кыскартулар тигез нисбәттә үткән. Шуны да әйтергә кирәк, университетка быел яңа ректор билгеләнгән иде.

Башкорт педагогия университетында хәлләр киресенчә. Уку йортының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Фәнисә Абдуллина сүзен тарихтан башлады.

“Безнең уку йортында элегрәк башлангыч мәктәпләргә 12 укытучы әзерләнә иде. Яптылар. Татар-инглиз һәм татар-алман бүлекләре бар иде. Аларда егермешәр кеше укыды. Бу бүлекне 2008нче елда яптылар. Татар-урыс бүлеге ике төркемнән тора иде. Аларда 30 студент белем алды. Бүген килеп ул 15кә калдырылды. Читтән торып уку төркеме бөтенләй ябылды.” Шуны да әйтергә кирәк, әлеге уку йортының ректоры Раил Асадуллин, Айдар Хәлимчә әйткәндә “үз татарымыз”, дип белдерде ул.

Соңгы елларда хакимият аны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе итеп күрергә теләве турында да хәбәрләр бар. Педагогия университетындагы заманында татар төркемнәренең күпләп ачылуы аңа кадәр ректор булган Эдуард Хәмитовның хезмәт нәтиҗәсе. Ул бер үк вакытта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе йөген дә тартты.

Стәрлетамак педагогия академиясендә көндезге бүлектә элегрәк 25, соңгы елларда 17 студент укыган. Быел ул 10га калдырылган. Читтән торып уку бүлегендә элегрәк 15, соңгы елларда 10 студент укыса, быел 6га калдырылган. Бөре педагогия институтындагы татар бүлеге быелдан бөтенләй татар белгечләре әзерләүдән туктый.

Башкорт дәүләт педагогия университетындагы урыс һәм башкорт бүлекләрендәге кыскартулар буенча саннар булмау сәбәпле, әлеге мәсьәләләрдә карар кабул ителмәде. Чөнки чагыштырусыз гына карар чыгару дөрес булмас иде дип табылды.
XS
SM
MD
LG