Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” президентның эш алымын күзәтә


Татарстандагы район башлыклары алмашынуга карата “Безнең гәҗит” авторлары да үз сүзен әйтте.

“Республика сәясәтенә анализ ясарга тырышучы автор табылды. Аллага шөкер! Хәзер Русия һәм дөнья сәясәтен яхшы белгән автор кирәк, шуннан соң “Безнең гәҗит” минем өчен идеаль татар газетасына әйләнә”, дип яза “matbugat.ru” интернет битендә үзен “мишәр” дип исемләүче укучы. Ул бу фикеререн “Безнең гәҗит”тәге “Кәнифиләр шатырдый” исемле язмасын укыгач әйтә. Анда язма авторы Сәйдулла Кутушев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның район башлыкларын алмаштыру сәясәтенә күпмедер аңлатма бирергә тырыша.

“Рөстәм Миңнехановның, президент кәнәфиенә утыргач, эш стиле үзгәрмәде. Аңа вакыт үтсенгә генә йөрүче кешеләр кирәк түгел. Ул алардан тиз һәм кызганмый, күңеленә авырлык алмый гына арына”, ди Кутушев.

Автор Казанда үтүче “Тынычлык яратылышы” рок-фестивале язмышына да зур итеп нокта куярга ашыга. Ул аны Метшин белән Миңнеханов арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы белән аңлата.

“Иманым камил, бу – соңгы фестиваль. Чөнки яңа президент бюджет акчасын бушка түгүне мәгънәсезлек дип саный. Миллионнарча долларга җәһәннәмнән җырчылар китертүне ул, йомшак әйтсәм, аңламый. Икътисади эффект, ягъни бюджетка акча керү юк бит. Аннан соң, фестивальне туктату Казандагы милли интеллигенцияне дә ишетү булыр иде. Кол Шәриф мәчете янәшәсендә “пәри туе” оештыру күпләрнең ачуын кабарта”, диелә “Безнең гәҗит”тәге “Кәнәфиләр шытырдый язмасында.

Соңгы санда икенче бер даими автор Айзат Шәймарданов Төркиядә яшәүче татарларның төрекләшә баруын яза. Аңа бу фикерне әңгәмәдәше, чит илдә яшәүче милләттәшебез Абдулвахит Ирден җиткерә.

Шул ук биттә, “Ник соң шулхәтле беркатлы, Безнең татар ирләре?!” дигән шигырь юллары да “Исә Болгар җилләре” исемле язманы укучыларны уйланырга мәҗбүр итә.

Шулай ук әлеге газет аша күптән түгел дин әһелләре, зур түрәләр катнашында үткән Изге Болгар җыены турында да тулырак белергә була. Гомумән “Безнең гәҗит” уйланырлык, гыйбрәт алырлык язамаларны һәр сан саен бастырып килә.
XS
SM
MD
LG