Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инде урысча гына сөйләштермәкчеләр


Мәскәү һәм Петербурда шәһәргә килеп яшәүче һәм эшләүчеләр арасында тәртип урнаштырмакчылар. Рәсмиләр шәһәрдә яшәүче халык урысча гына сөйләшергә, милли киемнәрдән йөрмәскә, ишегалдында сарык чалмаска, шашлык кыздырмаска тиеш дип белдерә. Петербур татарларының моңа үз карашы.

Урысча гына сөйләшү, сарык чалмау һәм милли киемдә йөрмәү бу Мәскәү милли сәясәт комитеты башлыгы Михаил Соломенцев тәкъдименең берничәсе генә. Үзенә күрә “Мәскәүле кодексын” хәтерләтәчәк әлеге тәкъдимнәр бик тиздән инде рәсмиләштерелергә мөмкин. Имеш кеше Мәскәүгә килгән икән, үз яшәү тәртипләрен шунда гомер итүче җирле халык белән тәңгәл китерергә зарур.

Соломенцев сүзләренчә, Мәскәү ул гасырлар дәвамында урыс мәдәнияе һәм традицияләре нигезендә төзелгән шәһәр һәм барлык килүчеләр моның белән исәпләшергә тиеш.

Әгәр башта сүз Мәскәү турында гына барса, хәзер инде Петербурда да җирле депутатлар губернатор Валентина Матвиенкога шундый документ эшләү тәкъдиме белән чыкты.

Мигрантлар белән көрәш юлы

Кеше хокукларын яклаучы Светлана Ганнушкина мондый юл белән хакимият беренче чиратта элекке советлар берлеге илләреннән эшкә килгән мигрантлар белән көрәшүне күздә тота дип саный.

“Мисал өчен Франциядән килүчеләргә французча сөйләшүне тыячаклар мени. Юк бит. Бу канун немецларга да французларга да түгел, ә нәкъ менә элекке советлар берлегенә кергән илләрдән килүчеләргә кагыла. Моны бары тик башка милләтләрне кыерсыту дип кенә әйтеп була. Безгә кайдадыр урысча сөйләшүне тыю турында ишетү бик гаҗәп булыр иде”, ди ул.

Соңгы дистә елда Русиягә эшкә килүче мигрантларның саны меңнәрчә булды. Алар күпчелектә мәскәүләр эшләргә теләмәгән арзанлы, “кара” эштә хезмә итә.

Мисал өчен җир себерүчеләрнең күпчелеге Үзәк Азиядән. Шулай ук базарларда да алар сәүдә итә. Соңгы еллардагы куркыныч эш шартлары һәм арзан хезмәт хакына карамастан, биналарны да нигездә таҗик, ураин һәм молдованнар төзеде.

Чыннан да Русиядә хәзер нинди генә халык юк. Күпчелектә алар Мәскәүгә килергә тырыша, чөнки монда эш табуы җиңелрәк. Һәм аларга карата җирле халыкның нәфрәте арта бара. Чөнки мигрантлар җирле халыкның эш урынын ала дип саный.

1990 елларда Русиягә Таҗикстаннан качак булып килгән Гәүһәр Дхураева әйтүенчә, көндәлек тормышта мигрантларга карата нәфрәт ул гомумән Мәскәүдәге киеренке социаль хәлдән килеп туа.

“Метро, юллар, хастаханәләрдә кеше тулы. Һәм мигрантларның шулай күп килүе ул җирле халык тарафыннан ниндидер киеренкелеккә китерәчәк”, ди ул.

Соломенцев хәзерге вакытта яңа тәртипләрне Мәскәүдәге милли оешмалар үзләре эшли дип белдерә, шулай да “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә килмешәкләрдән котылырга теләү чалымнары сизелә. Ягъни ул шәһәрдәге җинаятьләрнең яртысы нәкъ читтән килүчеләр булдыра дип өсти.

Әлбәттә, аның белән Мәскәүнең күп кенә җирле халкы килешә. 60 яшьлек эшсез Борис Агарков шуларның берсе

“Алар инде безнең башкаланы басып алды. Җир себерүче булудан тыш, башка эшне эшли белмиләр. Бары урысларга эшкә урнашырга гына комачаулыйлар. Еш кына бит алар урысларга һөҗүм итеп, кыйнауга кадәр барып җитә. Моны мин үзем күрдем”, ди ул.

Шул ук вакытта икенчеләр мигрантларга кызганып карый. Галина Веснина аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтә.

“Алар бит безнең илдә шундый башбаштаклык булганга гаепле түгел. Әлбәттә, күп әйбер ошамый, әмма урыс халкы үзе дә шундый бит, берниләре белән аерылмыйлар. Ә гомумән алганда мин аларны кызганам”, ди мәскәүле.

Татарлар урысча гына сөйләшүгә каршы

Аңлашыла ки, Мәскәүдә дә, Петербурда да барлык урыс булмаган халыкны яратмыйлар. Мәскәүдә сораштырылган 2 мең 500 кеше арасыннан 30% җәмәгать урынында урыс теленнән башка телдә сөйләшүне тыярга кирәк дип белдергән.

Петербур һәм Ленинград өлкәсе татарларының төбәкара мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе урынбасары, “Босфор” ширкәте башлыгы Сәлим Хәсәнов исә бу яңа тәртипләр күбрәк мигранларга кагыла дип саный.

- Бу яңа тәртип кертергә тырышуга ничек карыйсыз?

- Сарыкны урамда чалу дөрес түгел ул. Үзебезнең ана телебездә сөйләштермәү бу инде башбаштаклык. Без моңа беркайчан да ризалык бирмиячәкбез. Әле киресенчә үз телебезне үстерәбез. Нишләп үз туган телебездә сөйләшмәскә әле?! Без монда Петербурда туган кешеләр бит. Татарлар монда Петр I караы белән килгән. Алар бу шәһәрне төзүче. Шуңа без үзебезне кайдандыр килгән кеше дип санамыйбыз.

- Ә түбәтәйдән йөргәндә кисәтү ясасалар нишлисез?

- Рәхәтләнеп йөрим. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинамны туктата да “түбәтәең бигрәк матур, ди”

- Яңа тәртипләр кергәч хәл үзгәрсә?

- Безнең шәһәрдә алай булырга мөмкин түгел, монда бит 170 милләт яши. Аларның һәркайсының үз теле бар. Әмма аның берсе дә дәүләт оешмасына кереп үз телендә сөйләми. Ана телендә ул үз якыннары, туганнары, милләттәшләре белән генә аралаша. Бу бер дә акыллы сәясәт түгел.

- Яхшыга китерми дисез инде?

- Юк. Чөнки ул бит безне кимсетү. Башта сөйләшмә, аннары укыма, шуннан соң язма дия башларлар. Болай да инде Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда латинга күчү карарын кабул иткән идек, аңа каршы чыктылар. Ә менә хәзер читтә торган татарлар белән язышу бик авыр. Без аларга хата белән язабыз инде. Әле ярый аңлыйлар.

Чиркәү дә үз сүзен әйтте

Яңа тәртипләр кертү мәсьәләсе Урыс православ чиркәвен дә читләтеп үтмәде. Чиркәүнең җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы протоирей Всеволод Чаплин исә һәркем кайда шашлык кыздырырга һәм нинди кием кияргә яраганлыкны үзе үк аңларга тиеш, ә менә җитдиерәк мәсьәләләрдә җәмәгатьчелекнең килешүе мөһим, ди.

Чаплин фикеренчә, урыс телен, мәдәниятен, әхлак тәртипләрен белү, гореф-гадәтләрне һәм тарихи йөзне хөрмәт итү Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче һәркем өчен дә бер кагыйдә булырга тиеш. Һәм ул кагыйдәне рәсмиләштерү кирәк.
XS
SM
MD
LG