Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кадрларны сингапурча укытачаклар


Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе җитәкчелегенең Сингапур хөкүмәте вәкилләре белән килешү имзалавы
Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе җитәкчелегенең Сингапур хөкүмәте вәкилләре белән килешү имзалавы

Татарстан республикасы президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең Казан федераль университетына кушылуы билгеле булды. Республика җитәкчелеге киләчәктә бу уку йортында Сингапур мәгарифендә кулланылган программалар нигезендә елына 10ар мең дәүләт эшлеклесе әзерләп чыгарырга ниятли.

Инде берничә ел Татарстаннар Сингапурга барып андагы идарә итү, мәгариф, икътисад тармакларын өйрәнә. Әлегә кадәр ике як арасындагы мөнәсәбәтләр сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә калды. Якын арада Сингапур тәҗрибәсе республика мәгариф системасында да куллана башларга мөмкиннәр.

Бу көннәрдә Татарстан республикасы президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең Казан федераль университетына кушылуы билгеле булды. Бу хакта күптәннән сүз йөри иде. Әлегә кушылу турында рәсми белдерүләр ясалмаган, шулай да түрәләр әзерләүче академиягә укырга керергә теләүчеләргә документларын федераль университетка тапшырырга киңәш иткәннәр.

Сәяси элита даирәсендә исә, бу уку йортларының кушылуы президент Рөстәм Миңнеханов теләге дигән сүзләр йөри. Нәкъ менә ул, 2001 елда президент Миңтимер Шәймиев карамагында барлыкка килгән академияне федераль уку йортына кушып, анда сингапурча белем бирүне оештырырга теләгән.

Булачак түрәләр борчуга калды


Ике уку йортының кушылуына студентлар бик борчыла. Академиядә бюджет урыннарда укыган студентлар, федераль университетта урын җитәр микән, түләп укучылар исә, уку бәясе кинәт артмас микән дип борчыла. Түрәлеккә укыган бер студент “без бит КДУда укучылар кебек бай түгел. Үз көнебезне үзебез күрәбез. Хәзер күбебез Америкага кайсы савыт-саба юып, официант, машина юучы булып акча эшләргә китте. Ә кайтышларына уку йорты бөтенләй дә юкка чыккан була”, ди. Студентларны тынычландыру өчен уку йортлары җитәкчеләре алар белән очрашу үткәрде.

Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры Андрей Ершов сүзләренчә, академиядә укучы студентлар укуларын элеккечә дәвам итәчәк. Уку тәртибе дә укытучылары да үзгәрми. Түләп укучылар да академиядә күпме түләгән шуның хәтле түләячәк. Республика финанс министрлыгында академиягә электән кереп калган студентларны укытып бетерү уңаеннан махсус 4 еллык программа кабул ителәчәк икән

Казан дәүләт финанс икътисади университеты һәм Казан федераль университеты җитәкчелеге, академиядән күчүче студентлар башка факультетларга да кабул ителә ала ди. Моның өчен буш бюджет урыннар, яисә студентларның түләп уку мөмкинлеге булырга тиеш, ди алар.

Елына 10 мең түрә укытып чыгарылачак


Бүген түрәләр әзерләүче академиядә 1100 студент көндезге бүлектә, 200-е читтән торып укый. Республика җитәкчелеге фикеренчә якындагы елларда бу уку йорты елына 10 меңгә кадәр дәүләт эшлеклесе әзерләп чыгарырга тиеш. Укулар Сингапур мәгарифендә кулланылган программалар нигезендә алып барылачак дип фаразлана. Республика хөкүмәте уйлавынча, киләчәктә, Татарстанда һәр җитәкче әлеге уку йортында белем алып чыгарга тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG