Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең Гори шәһәрендә Сталин һәйкәле алып ташланды


Гори шәһәр хакимияте 25 милиция хезмәткәре күзәтүендә Совет диктаторы Иосиф Сталинның һәйкәлен алып ташлады.

Алдан ук хәбәр ителмичә генә, 6 метр биеклектәге һәйкәл төнлә урыныннан сүтелде. Вакыйганы төшерергә теләгән журналистлар милиция тарафыннан кисәтелгән.

Җирле хакимият сүтелгән һәйкәлнең Сталингa багышланган махсус музейга урнаштыралачагын белдерде. Бушап калган шәһәр мәйданына исә 2008 елда Русия-Грузия арасында булган сугышта һәлак булган корбаннар истәлегенә яңа монумент куелачак.

Грузиннар 1953 елда Сталинның үлүеннән соң, аның һәйкәлләрен алып ташлаган иде. Ләкин Сталин туган Гори шәһәрендә генә аның берничә һәйкәле сакланып калган иде.
XS
SM
MD
LG