Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Обама белән дуслыгын ныгытты


Дмитрий Медведев белән Барак Обама Вашингтон читендәге Ray's Hell Burger ашханәсендә
Дмитрий Медведев белән Барак Обама Вашингтон читендәге Ray's Hell Burger ашханәсендә

Американ президенты Барак Обама һәм Русия президенты Дмитрий Медведев атнакич Вашинготнда очрашып, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызуда” уңышлары белән уртаклашты. Шушы арта барган дуслыгын алар бер ашханәгә кереп, чизбургер һәм кыздырылган бәрәңге белән “билгеләде”.

Вашингтон читендә урнашкан, җирле халык яратып йөри торган бер ашханәгә кереп, чизбургер һәм кыздырылган бәрәңге белән тамак ялгар алдыннан ике президент Ак Йортта иминлек, икътисад, сәүдә мәсьәләсендә сөйләшүләр үткәрде.

Соңнан үткән матбугат очрашуында ике җитәкче “сүндереп-кабызу” сәясәте игълан ителгәннән соң башкарган эшләре, стратегик корал килешүе, Иранга чикләү кертү мәсьәләсендә хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде.

“Соңгы вакыт эчендә без ике ил арасында ышанычны арттыру, мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә яхшы гына адымнар ясадык, - ди Медведев. – Күпмедер дәрәҗәдә без бар дөньяны иминрәк иттек дип әйтә алам.”

Русиядә кеше хокуклары торышы кебек мәсьәләләрдә тарафлар һәрберсе үз фикерендә торса, иминлек, сәүдә кебек өлкәләрдә уңышлы гына хезмәттәшлек итүләрен күрсәтергә тырыша.

Обама Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керүен хуплап, Медведевка зур бүләк ясады. Алай гына түгел, Русия үзен җаваплы партнер итеп күрсәтсә, Обама аңа дөньяның иң алдынгы икътисадына әйләнүдә ярдәм вәгъдә итте.

“Президент әфәнде, әгәр сез ачыклык, җаваплылык, канун тарафдары буласыз икән, ә бу икътисадны яңарту өчен бик кирәк, ул чакта АКШ сезнең партнер булачак” диде Обама.

Русия дөньяның сигезенче икътисады саналса да, АКШ белән сәүдә итүче илләр исемлегендә әлегә 25нче урында гына.

Вашингтонга килер алдыннан Медведев ике көнен Калифорниядә үткәрде. Анда ул Силикон үзәнлегенә барып, алдынгы технология ширкәтләре белән танышты. Cisco ширкәте алдагы 10 ел эчендә Русиягә бер миллиард доллар күләмендә инвестиция кертергә вәгъдә итте.

Русия рәсмиләре Мәскәү читендә Сколково дигән урында инновацияләр үзәге төзергә җыена. Инвестицияләрнең бер өлеше шунда китәчәк диелә.

Тарафлар шулай ук террорчылыкка каршы көрәштә, күзләү мәгълүматлары белән уртаклашуда киңрәк хезмәттәшлек итәргә килеште. Шул ук вакытта каршылыклар сакланган өлкәләр дә бар. Шуларның берсе – Грузия.

“Берничә мәсьәләдә безнең илләр әле дә килешми, мисал өчен Грузия мәсьәләсендә, без бу турыда ачыкча әйтәбез, - ди Обама. – Ләкин аңлашу булган өлкәләрдә мөнәсәбәрләрне сүндереп-кабыза алдык, нәтиҗәдә аерым төбәкләрдә һәм бар дөньяда иминлек артты.”

Милләтара чуалышлар кичергән Кыргызстанга килгәндә, тарафлар андагы дипломатик һәм һуманитар эшләрне килештереп башкарырга килеште. Русиянең бу илдә хәрби ныгытмасы бар. Америка Манас һава аланын куллана.

Матбугат очрашуы вакытында Медведев Обамага Калифорниядәге Twitter ширкәтендә кунакта булганда, бу аралашу челтәрендә үзенең хисабын ачуы турында әйтте.

Җавап итеп, Обама үзендә дә Twitter хисабы булуын әйтте һәм Салкын сугыш чорыннан калган бер мәзәкне искә алып, “кызыл телефоннарны чыгарып ташларга” тәкъдим итте.

Чизбургер белән кыздырылган бәрәңге ашап чыкканнан соң, машинага таба атлаганда, Медведев Обамага “бу ризык бәлки сәламәт түгелдер, ләкин бик тәмле һәм Американың рухын тоярга мөмкинлек бирә” дигән.

Җомга көнне ике җитәкче Канадага юл алды. Атна ахырында Торонтода Зур 8-лек һәм Зур 20-лек саммитлары үтә.
XS
SM
MD
LG