Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге иясе Ходорковскийны азат итү өчен тырыша


Нобель бүләге иясе, американ язучысы Эли Визель төрмәдә утыручы Русия эшмәкәре Михаил Ходорковскийны азат итү өчен төрле чаралар күрә башлады. Ул күренекле американнарны җыеп Ходорковскийны иреккә чыгару мөмкинлекләре турында сөйләште.

Михаил Ходорковский Русиядә салым түләмәгән өчен сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Шуның 6 елын инде ул төрмәдә утырды. Хәзер исә мәхкәмә аңа элек үзе җитәкләгән ЮКОС ширкәтеннән нефть урлауда яңа гаепләүләр белдермәкче. Әгәр ул расланса Ходорковскийга 22 еллык төрмә яный.

Нобель бүләге иясе Эли Визель Ходорковскийны азат итү максатыннан Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Кушма Штатлар президенты Барак Обаманың очрашуы алдыннан пәнҗешәмбе көнне Нью-Йоркта 30га якын күренекле американнарны җыйды.

Аерым алганда анда Кушма Штатлар дәүләт иминлеге өлкәсендәге элекке ике киңәшче һәм шулай ук Русиядәге кеше хокуклары өлкәсендәге белгечләр һәм журналистлар катнашты. Җыелучылар Ходорковскийны азат итү өчен Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинга тәэсир итү турында фикер алышты.

1986 елгы Нобель бүләге иясе Визель сүзләренчә, очрашуның максаты Ходорковскийга ярдәм итү. Чөнки ул “сәяси тоткын”.

Вашингтонда Обама белән Медведев очрашуы уңаеннан узган матбугат конференциясендә президентларның берсе дә Русиядә кеше хокуклары проблемасын искә алмады.

Заманында Русиядә иң бай кешеләрнең берсе булган Ходорковский 2003 елгы парламент сайлавында оппозиция партияләрен финанслап, Путинның ачуын чыгарды. Инде шул ук елның көзендә аңа миллионнарча доллар салым түләмәүдә шикләр белдерелеп ул кулга алында.

Герман Греф
Шул дәвердән бирле Көнбатышта бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Чөнки күпләр Ходорковскийны ирегеннән мәхрүм итү башка эшмәкәрләргә дә “дәрес булсын” һәм алар Кремль түрәләренә каршы бармасын өчен эшләнде дип саный.

Бу атнада икенче җинаять эше нигезендә утырышта катнашкан ике шаһидның бу атнада Хамовнический мәхкәмәсендә әйткән сүзләре Ходорковскийны яклауга әйләнде. Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко һәм элекке икътисад министры, хәзер саклык банкы җитәкчесе Герман Греф нефть урланган булса, ул алай билгесез узмас иде дип ишарәләде.

Әмма Ходорковскийның адвокаты Юрий Шмитд бу сүзләрнең мәхкәмә карарына тәэсир ясаячагына шикләнә. Ул әлеге эшне Путин һәм вице-премьер Игорь Сечин үз карамагында тота дип саный.

“Алар инде мәхкәмәгә ничек кушылачак шундый карар чыгарачак дип Греф һәм Христенко сүзләренә зур игътибар бирми. Һәм, кызганычка, мин нәкъ шулай булыр дип куркам”, ди ул.
XS
SM
MD
LG