Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ адмиралы Әфганстанга килде


Әфганстан башкаласы Кабулга АКШ гаскәрләре штаблары башлыкларының берләшкән комитеты җитәкчесе адмирал Майкл Маллен килде. Адмирал Әфганстан җитәкчелеге белән илдәге НАТО гаскәрләре башлыгы Стэнли Маккристалның урыныннан китүе турында сөйләшәчәк.

Сәфәргә чыгар алдыннан Маллен Кабулга Әфганстан президенты Хәмид Карзаины Маккристал урынына Дэвид Петреусның билгеләнүе белән халыкара көчләрнең стратегиясе үзгәрмиячәгенә ышандыру өчен баруын әйтте.

АКШ адмиралы Кабулга килгәч тә башкала үзәгендә зур шартлау булды. Хәрби җитәкчелек шартлауның террор гамәле булмавын хәбәр итте. Хәрби машинага төялгән мина юлда шартлап машина йөртүче һәлак булды.

Әфганстанның көньягында шимбә көнне бер АКШ хәрбие һәлак булды. Июнь аенда илдә 80ләп халыкара хәрби үлде.
XS
SM
MD
LG