Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур Сигезлек” ярлы илләргә 5 миллиард доллар бирә


Канадага саммитка җыелган “Зур Сигезлек” илләре җитәкчеләре ярлы илләргә яңа туган балаларны үлемнән саклап калу өчен 5 ел эчендә 5 миллиард долларлык ярдәм бүленәчәге турында карар кабул итте. Башка илләр һәм хәйрия оешмалары 2 миллион доллардан артык бирәчәк.

Икътисадлары үсеш алган 7 ил һәм Русия саммиты, шулай ук бүген Торонтода ачылган дөньяның “Зур Егермелек” төркеменә кергән алдынгы дәүләт башлыклары очрашуының көнтәртибендә иң мөһим мәсьәлә икътисад булачак. Берничә ил, алар арасында Германия дә бар, банкларга өстәмә салым кертүне тәкъдим итәчәк, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG