Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары милли байрак көнен бәйрәм итте


26 июньдә тарихта беренче тапкыр кырымтатар милли байрагының бәйрәме узды. Акмәчетнең үзәк мәйданында Төркиянең Бурса шәһәрендәге кырымтатар үзәге әзерләгән 26 метр озынлыктагы һәм 12 метр киңлектәге зур байрак урнаштырылды.

Мәйданда кырымтатар җәмәгатьчелеге, яшьләр, мәҗлес әгъзалары, Кырым мөфтие, артистлар чыгыш ясадылар. Акцияне оештырган кырымтатар яшьләре зур байракны Украин театры бинасына урнаштырырга теләгәннәр, ләкин театр директоры моңа риза булмаган. Аның өчен байрак махсус ясалган тимерчыбыкларга урнаштырылган иде.

Бу көнне Акмәчет урамнарында зәңгәр байраклар урнаштырылган җиңел машиналар автойөреше оештырылды, балалар арасында рәсемнәр ярышы узды.



Бөтендөнья кырымтатар конгрессы президенты Рефат Чубаров: «Без инде ватаныбызда урнашу мәсьәләсен хәл итеп барабыз икән, башка мәсьәләләргә дә игътибар итә башлыйбыз. Без байракларыбызны күтәрәчәкбез, мәктәпләр ачачакбыз, мәчетләрнең манараларын күтәрәчәкбез!», диде.

Романия хөкүмәтенең милләтләр эшләре буенча департаментыныә киңәшчесе Неджат Сали исә 18 май матәм митингында болай дип чыгыш ясаган иде: «Без, диаспорада яшәгән кырымтатарлар Украина байрагы янында кырымтатар байрагы булганын телибез. Без Украина дәүләтендә Кырымда кырымтатар дәүләтчелеге торгызылуын телибез. Без даими сезнең яныгызда!», диде.

Шулай итеп, Кырымда беренче тапкыр 26 июньдә кырымтатар байрагы көне бәйрәм ителде. Киләчәктә бу бәйрәм ел саен уздырылачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG