Accessibility links

Гавриловтан яңгыр да көтәләр


Питрәч районы Әлбәден авылы халкының шатлыгы эченә сыймый. “Узган ел Гаврилов аркасында авылга асфальт юл салдылар, шул көнне яңгыр да яуды. Бәлки, музей ачкан көнне яңгыр да явар әле. Әйбәт кеше иде бит. Урыны җәннәттә булсын!”, диеште авыл халкы.

Советлар Союзы герое, Брест ныгытмасының соңгы сугышчысы, майор Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдендә музей ачылды. Беларус республикасы Милли җыены депутаты Владимир Борщев: “Гавриловны үстергән татар халкына дан һәм хөрмәт”, дип чыгыш ясады.

Питрәч районы хакимияте Петр Гаврилов музеен Икенче дөнья сугышында җиңүгә 65, геройның тууына 110 ел тулу уңаеннан ачкан. Музей ачуда Татарстанның премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстанның Краснодар крае һәм Адыгей республикасындагы вәкиле Вәлит Рәхмәтуллин, Беларус республикасы Милли җыены депутаты Владимир Борщев, сугыш ветераннары, авылның "Яшь йөрәкләр" ансамбле катнашты.

“Татарлык белән горурланабыз. Без – татарлар!”

Зилә Вәлиева сүзләренчә, сугыш каһарманнарына атып ачылган музейлар күп түгел. Аларның күбесе мәктәп музейлары гына.
“Музейга килүче кунаклар күп булып дип өметләнәм. Питрәчләргә Гаврилов батырлыгын онытмыйча, бөтен илгә таныткан өчен зур рәхмәт”, диде Вәлиева.

Кунаклар музей белән таныша


Петр Гаврилов сугыштан соң Краснодар шәһәрендә яши. Шуңа тантанага Татарстанның Краснодар крае һәм Адыгей республикасындагы вәкиле Вәлит Рәхмәтуллин дә кайтты. Ул сүзен анда яшәүче 25 мең татардан сәлам җиткерүдән башлады. “Без татар халкының уллары һәм кызлары булу белән горурланабыз”, диде вәкил.

Край хакимияте Әлбәдендә ачылган музейга шактый архив материаллары тапшырган. Краснодарда исә Гаврилов исемендәге урам, ул яшәгән йортка куелган истәлек тактасы бар. Киләчәктә Рәхмәтуллин музей ачу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәген әйтте.

Гаврилов сугышкан Брест ныгытмасы урнашкан Беларус иленнән дә вәкилләр килде. Республиканың Милли җыены депутаты Владимир Борщев: “Гавриловны үстергән татар халкына, аны тәрбияләгән гореф-гадәтләргә дан һәм хөрмәт”, дип чыгыш ясады.


Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин (с) Владимир Борщевка (у) Әлбәден авылы күренеше төшерелгән картина бүләк итә

Беларус вәкиле сүзләренчә, алар Гавриловның Брест ныгытмасы эчендәге каберен кадерләп саклый.

Бәйрәмгә читтән килүчеләр татар халкына рәхмәт укыса да, күпләр милли факторга басым ясап тормады. “Рус солдаты суда да батмый, утта да янмый” дигән җыр да җырлатып алдылар. Бу үзенә күрә 1975 елда “Беренче” каналның Гавриловны рус каһарманы дип әйтүен хәтерләтте. Әмма ул вакытта герой туры эфирда “Юк, мин татар!” дигән.

Музей күптән кирәк иде


Гаврилов музеен ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелды. Бала-чагасы, карт-корысы, гомумән, йөри алган һәркем авыл башында төзелгән музей янына килде. Әлбәден халкы фикеренчә, данлыклы авылдашларын күптән зурларга кирәк иде.

“Сугыштан соң Гаврилов авылга кайтты. Әсирлектә булганга күрә аны түрәләр бик мыскыл итте, үгез җиткереп бәрәңге ташыттылар. Шуңа Краснодар якларына чыгып китте. Бездә бит исән чакта кешенең кадерен белмиләр”, диеште авыл әбиләре.



Бүген Гаврилов туып-үскән өй сакланмаса да, шул нигезгә салынган йортка “Монда 1900-1915 елларда Гаврилов яшәде” дигән истәлек тактасы куелган. Әмма хәзер бу йортта да берәү дә яшәми инде.

Яңа ачылган музейда Гавриловның шәхси әйберләре, Брест ныгытмасы кирпече һәм керәшеннәргә багышланган экспонатлар урын алган.

Петр Гаврилов 1900 елда Питрәч районы Әлбәден авылында керәшен-крестьян гаиләсендә туа. Совет-фин сугышында катнаша. Советлар тарафыннан 1939-да басып алынган Брест крепостенә немецлар 1941 елның 22 июнендә һөҗүм итә. Әмма аларның Брестны 22 июньдә үк басып алу уе тормышка ашмый. Майор, ныгытманың соңгы сугышчысы Гаврилов сугышның 32 көнендә генә әсирлеккә эләгә.

Петр Гавриловны 1945 елның маенда совет гаскәрләре азат итә. Әмма 1946 елда ул репрессияләнә, 1957 елда гына аклана. Шул ук елның 30 гыйнварында Петр Гавриловка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соңгы гомерен Краснодар шәһәрендә үткәрә. 1979 елның 26 гыйнварында вафат була. Васыяте нигезендә Бреста җирләнә.
XS
SM
MD
LG