Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Дамир Шәйхетдин шикаяте каралды


Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәевне мәхкәмәгә биргән иде. Аның шикаяте каралды. Журналистның рухи зыяны 4000 000 сум дип бәяләп язган шикаятен Чаллы мәхкәмәсе нигезсез дип тапты.

Башта вәзгыятьнең барлыкка килү сәбәпләрен искә төшерү кирәк. Дамир Шәйхетдингә быелның гыйнвар аенда 1,5 ел шартлы хөкем карары чыгарылды. Милли мәҗлес карарларын үзе нәшер иткән газетта күчереп бастырган өчен.

Шушы хөкем карарыннан соң Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәев кайбер мәгълүматларны “Челны ЛТД” газеты һәм “РЕН” телекомпаниясенә җиткерә. Анда Дамир Шәйхетдиннән чечен сугышчыларының урыс солдатларын үтерүләре турында компьютер дискы табылуы, Дамирның чечен сугышчылары белән элемтәдә булу ихтималы, фаразлануы әйтелә.

Шушы хакта Чаллы матбугатларында бәян ителгәч, Дамир әфәнде тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәевны, “Челны ЛТД” һәм “РЕН” телеканалын мәхкәмәгә бирә. Алардан күргән рухи зыянны 4 млн. сум белән бәяли.

“Мин мәхкәмәгә гаделлек эзләп килдем, ләкин аны тапмадым. Тентү вакытында өйдә DVD дисклар табылды, диләр. Бу дөрес түгел. Гаепсез икәнемне исбатладым, ләкин моны исәпкә алмадылар”, бу сүзләр мәхкәмәдән соң Дамир Шәйхетдин тарафыннан әйтелде.

Мәхкәмәдә җавап тотучылар Мансур Сәетгәрәев катнашты. “Челны ЛТД” газеты ике хокук белгече җибәргәннәр иде. Ә менә “РЕН” телеканалыннан җавап тотучы кеше бөтенләй булмады. Мәхкәмә залында “Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин да булды.

“Бу заманда Русия мәхкәмәсендә дөреслек табу кыен. Барысы да махсус хезмәтләр кулында дияргә, җирлек бар. Милли хәрәкәт һаман эзәрлекләнә”, ди.

Дамир Шәйхетдин 1,5 ел шартлы хөкем карары буенча Европа мәхкәмәсенә шикаять язган иде. Шикаятьнең кабул ителүе хакында аңа күптән түгел җавап килгән.
XS
SM
MD
LG