Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телевидениегә каршы чираттагы пикет


Уфадагы телеүзәк каршындагы Салават Юлаев мәйданында каршылык чарасы узды. Анда татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты. Алар Башкортстанның дәүләт телерадиокомпаниясенең татар телле халык яшәгән авылларның башкорт булуы турындагы тапшыруларга каршы булуларын белдерделәр.

Мондый чара 26 майда бер тапкыр узган иде инде. Пикетчылар мондый шигарьләр белән коралланган: “Илешев! Урыныңнан үзең кит, яки сине халык алачак!”, “Илешев! Кычытмаган җирне кашыма!”, “Дәүләтбаев әфәнде! Җанисәп уңаеннан татарга каршы кампанияне туктат!”,“Башкортстандагы барлык халыкларга да тигез хокук таләп итәбез!”,“Татар авыллары турындагы тапшыруларыгыз тарихи да, фәнни дә дөреслеккә туры килми!”,“Русия Конституциясен үтәүне таләп итәбез!”, “Татар авылларын бетереп кенә татарны бетерә алмасыз!”,“Милләтне билгеләүдә беркемнең дә өстенлекләргә хокукы юк!”,“Башкортстан телевидениесе хезмәткәрләре! Татар авыллары халкын башкортларга каршы куюны туктатыгыз!”.

Чарада татар телендә дә бер шигарь бар иде. Анда: “Татар телен бетерсәләр - башкортка да килер хәтәр?” дип язылган иде.

Без чарада катнашкан берничә кешенең фикерләрен дә белештек. Милли хәрәкәт активисты Вилдан Фәткуллин: “Безнең төп таләп - татарга каршы барган репрессияне, диктатураны бетерү!”, дип белдерде.

Милли-мәдәни мохтарият әгъзасы Зөһрә Кинҗәбаева: “Без узган җанисәптә 300 меңнән артык татарны югалттык. Монысына әзерлек барышында да шундый тенденция бара. Мин бу җанисәпне югалтуларсыз үткәрү өчен чыктым”, диде

Милли хәрәкәт активисты Лилия Хөсәенова: “Без җанисәп буенча бойкот мәсьәләсен дә уйлыйбыз. Башка ныклап торып тәэсир итү чаралары юк диярлек”.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин: “Бу Конституция хокукларыбызны бозу булып тора. Мәскәү дә, Уфа да килешеп эшлиләр булса кирәк, чөнки без Мәскәүдән дә дөреслек таба алмыйбыз!”, дип әйте.
XS
SM
MD
LG