Accessibility links

Артур Иделбаев эшен тикшерү тәмамланган


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев

Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары Артур Иделбаевның журналистларны кыйнавына карата тикшерү эшләре тәмамланган. Хәзер бу эш мәхкәмәдә каралачак.

Бу хакта Башкортстан Республикасы прокуратурасы тикшерү комитетыннан хәбәр ителде. Артур Иделбаев Русия Җинаять кодексының 286нчы маддәсенең 3нче бүлеге “а” пункты буенча гаепләнә. “Көч кулланып үз вазыйфаларыннан узып гамәлләр кылу” хакында әйтелә бу маддәдә.

Исегезгә төшерәбез, Артур Иделбаев белән бәйле җәнҗалларның чираттагысы узган ел азагында, 11 декабрьдә булган иде. Уфада ул көннәрдә журналистларның бөтенрусия фестивале үтте. Аның эшендә катнашу өчен рөхсәтне, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен вак иләк аша гына үткәреп, биргәннәр. Әлеге җыенга үтү өчен, “Независимая Уральская газета” белән “Тема” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Дамир Хуҗиев белән Наталья Афанасьева да гариза язган, әмма бәйсез журналистларга анда керергә рөхсәт бирелми.

Шулай да 11 декабрь көнне бу басмалар хәбәрчеләре җыен барган “Акбузат” ипподромына килә. Ләкин фойеда аларны Артур Иделбаев күреп кала һәм, бер төркем таза гәүдәле егетләр белән, бәйсез журналистларны кыйный. Хәтта хатын-кыз журналистка кул күтәрүдән дә тартынмый Артур Иделбаев, дип әйтелә тикшерү материалларында.

Кыйналган хәбәрчеләрне Артур Иделбаев, берничә сәгатьтән соң, үз машинасында йортларына кадәр озатып куя һәм аларга әлеге җәнҗал хакында телләрен тыярга куша. Шулай да журналистлар бу хәлгә бәйле хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Шунысын да әйтик, Иделбаев БР Кикбоксинг федерациясе башлыгы вазыйфасын да үти.

Журналистларны кыйнауга бәйле Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсе җинаять эше ачкан иде. Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы да журналистларны кыйнауга бәйле белдерү кабул итте һәм аны республика президентына юллады.

Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган кайбер депутатлар да бу хакта мөрәҗәгать итте. Соңрак бу хәлләр Русия Баш прокуратурасына да барып җитте. Русия баш прокуроры урынбасары Виктор Гринь ул чакта ук Башкортстандагы дәүләт түрәләре гамәлләренә бәя биреп, бу эшнең җентекле тикшереләчәген ышандырган иде.

Һәм менә тикшерү эшләре тәмамланган һәм Артур Иделбаевка бәйле җинаять эше хәзер мәхкәмәгә тапшырыла. Җинаять кылуда Артур Иделбаев белән бергә журналистларны кыйнаган 19 яшьлек Ринат Ваһапов белән 18 яшьлек Илназ Мәҗитов та хөкемгә тартылачак, дип хәбәр ителә.

Русиянең Экстремаль журналистика үзәгенең, 2009 ел йомгаклары буенча, соңгы тикшеренүләре Башкортстанның бәйсез журналистлар өчен куркыныч төбәк булуын раслаган. Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов фикеренчә, республика рәсми хакимиятләре башкорт милләтчеләрен, үз мәнфәгатьләрендә, һәртөрле хөсетлектә файдалана. “Бу эштә хәтта министрлыкларга һәм рәсми идарәләргә кереп оялаган Артур Иделбаев кебек вак-төяк түрәләр дә үз рольләрен уйный”, ди Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG