Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең 8нче мәктәбе ябылмаячак


Сембер укытучылары ачлык тота
Сембер укытучылары ачлык тота

Сембердә 8нче санлы мәктәпнең ябылуы турындагы карарга каршы оештырылган ачлык тоту киң яңгыраш тапты. Бәлки, нәтиҗәсе дә булыр кебек. Һәрхәлдә өлкә хакимияте башлыгы Сергей Морозовның да бу акциягә игътибары шундый өметләр уятты.


30 июньдә төштән соң ачлык мәйданына Сергей Морозов белән бергә шәһәр мэры Александр Пинков та килгән иде. Ләкин ачлык тотучылар таралышмады – язма документ таләп итеп калдылар.

1 июльдә исә без баруга таралышырга җыеналар иде инде. Ачлык тотучы әти-әниләр арасында бердән-бер татар хатыны Хуҗәхмәтева Нурия ханым да бик канәгать.

"Бүген безнең янга мэр урынбасары Нетленко һәм Шәһәр Думасы депутаты Сергей Кузьмин килделәр. Алар безнең мәктәпне ябу турындагы карарны кире алу турындагы карарның нөсхәсен китерделәр. Һәм мәктәп директоры Илһамия Маллямовны вазыйфасыннан бушату турындагы карарны кире алу, ягъни юк итү турында әйтте.

Без моңа бик тә шатландык, чөнки максатыбызга ирештек. Еларгамы, көлергәме дә белмибез. Шәһәр халкына, төрле оешмаларга зур рәхмәт әйтәбез. Алар бик зур ярдәм иттеләр. Аларның ярдәме һәм үзебезнең үҗәтлек аркасында без җиңеп чыктык", диде ул

Ачлык акциясен төп оештыручыларның берсе – шәһәр Думасы дерутаты Эдуард Аверьянов та канәгать.

"Нигездә, безнең таләпләрнең барчасы да канәгатьләндерелде. Хакимият җитәкчеләре килделәр, хәлне өйрәнделәр, аңладылар. Хәзер безгә эшләргә генә кала. Моның өчен, профильле класслар ачу, балалар санын ишәйтү һәм башка чаралар күрергә кирәк. Мәктәпнең киләчәге тыныч һәм өметле булса, балалар бирегә омтылачаклар", диде.

Дөньяга Владимир Ленинны биргән Ульяновлар гаиләсе белән тыгыз элемтәдә торган Кашкадамова исемен йөртүче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Аверьянованың да шатлыгы эченә сыймый.

"Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә кулланыла торган “Радость наша, со слезами на глазах,”- дигән җырны куллану да урынлы булыр кебек: без бөек мәгърифәтче Кашкадамова исемендәге мәктәпне саклап кала алдык", дип әйтте.

Нәтиҗәдә – “Яхшы тәмамланган хәлләр яхшы була”, дияргә дә кирәктер. Тик менә … җепшеклек елларында 15нче мәктәп филиалы сыйфатында Җәмигъ мәчет бинасында фидакарь зат Венера ханым Вахитова ачып җибәргән мәктәпнең фаҗигале язмышы да искә төшә бит әле. Югыйсә, аны саклап калу өчен мэрия каршында татар ата-аналары да ачлыкка утырган иделәр. Аларны куып тараттылар. Ә балаларны 28нче мәктәпкә күчереп, аерым сыйныфлар ясадылар һәм акрынлап сүндерделәр.
XS
SM
MD
LG