Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан вәкиллеге - федераль сабантуйда


Башкортстан татарларының кырыкка якын кешелек вәкиллеге җомга көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренә юлланды. Анда алар федераль сабантуйда катнаша.

Башка елларны да Башкортстан татарлары федераль сабантуйга үзләренең, ә республика рәсми хакимиятләре үзләренең төркемнәрен туплый иде. Быел да шулай булды. Быелгы сабантуйга әзерлек өчен җаваплылык Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локмановка йөкләнгән иде.

“Ижау сабантуена әзерлек ике ай элек үк башланган иде, - ди Алик әфәнде. - Федераль дәрәҗәдә үтәчәк милли бәйрәмебезгә Башкортстан татарларының иң лаеклы вәкилләре бара. Алар арасында татар милли оешмалары әгъзалары, эшкуарлар, галимнәр, мөгаллимнәр, дин әһелләре, сәнгать осталары, спортчылар һәм башка һөнәр ияләре бар”.

Башкортстан татарлары Ижауга җомга иртәсендә үк юл алды. Зур һәм заманча автобуста бару әлеге эссе һавада кыенлыклар тудырмаячак, дип белдерде сәфәрне оештыручылар. Башкортстан вәкиллеге әгъзалары федераль сабантуйда төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән ихлас аралашачак һәм сәнгать осталары берлектәге концертта чыгыш ясаячак. Көрәшчеләр исә бил алышып, җиңүгә өмет итә.
XS
SM
MD
LG