Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дэвид Петреус: “Без монда җиңәр өчен”


Бүген Кабулда американ генералы Дэвид Петреус рәсми рәвештә Әфганстандагы халыкара хәрби көчләр җитәкчесе вазыйфасына кереште.

Халыкара көчләр штаб-фатирындагы тантанада чыгыш ясап Петреус экстремистлар белән көрәштә барлык хәрби һәм гражданнар тырышлыгын берләштерергә кирәк дип белдерде. “Без монда җиңәр өчен”, диде генерал.

Дэвид Петреус журнал мәкаләсендә АКШның кайбер рәсми вәкилләренә карата тәнкыйди сүзләр яңгыратканнан соң, эшеннән җибәрелгән Стэнли Маккристалны алмаштырды.
XS
SM
MD
LG