Accessibility links

Сембер татарлары җанисәптә үзләрен нинди милләт итеп күрсәтер?


Мондый сорауның тууына сәбәпләр дә юк түгел. Әйтик, 2002 елгы җанисәп вакытында ук татарны бүлгәләү тырышлыклары булмады түгел - булды. Гомумтатар мохитендә яшәсәләр дә, 486 мишари, 32 мишэр, 39 мещеряк тапканнар иде. Ул вакытта да типтәр, типтяро-башкир, типтяро-татар кебек байтак милләтләр табылган булып чыкты.

Сүз уңаеннан бу атаманың мәгънәсен дә ачыклап китү кирәктер. “Дәфтәр” дигән сүзнең икенчерәк әйтелеше генә бу. Чукындырудан качып, башкорт җирләренә килеп урнашкан һәм дәфтәргә теркәлгән кешеләр. Ә теркәлмичә яшәгәннәрен "баубил" дип атаганнар. Чөнки аның бил бавыннан башка бернинди милке булмаган. Урыс телендә "бобыль" сүзенең буйдак дигәнне аңлатуы да шуннан. Ә милләт төшенчәсе бары тик итальяннарның Австрия колонизациясенә каршы көрәше чорында гына кулланышка керә.

2002 елгы җанисәпкә кайтсак, ул вакытта да 5 миллион ярым татары һәм 11044 татар булуы гаҗәпләндергән иде. Себер, Тубыл, Төмән-тура татарлары, мишәр, типтәр кебек “милләтләр” уйлап чыгарылган иде. Барчасы – 35 төркемгә бүлгәләгәннәр иде татарны ул вакытта. Ә бу юлы исә 2010ның көзендә узачак җанисәп буенча, Росстатның 74нче фәрманы нигезендә, гыйнвар аенда татарларны 253 төркемгә бүлгәләгәннәр.

Мәскәүнең татарга карата вәхши мөнәсәбәте сәбәпләре аңлашылаа: бүгенге империя нәкъ аның җирләрен били бит! Шунлыктан җанисәпнең максаты да - татарны аерым кабиләләр дәрәҗәсенә төшереп, аның тамырларын корыту гына түгел, элекке мәшһүр халыкны бөтенләй үк урыслатып бетерү тырышлыкларыдай кабул ителә.

Мондый корткычлык гамәлләре шовинизм теләгән нәтиҗә бирерме? Ягъни Сембер татары мондый провокациягә бирелерме?

Сабантуй вакытында, милләттәшләребезнең күп җыелганлыгы форсатыннан файдаланып, “Җанисәп вакытында нинди милләт кешесе итеп язылачаксың?” дигән сорауга җаваплар эзләп йөрдек. Менә алар:

- Милләтебез татар бит инде – үзең дә беләсең.

- Бу четерекле сорау, минем җавабым юк әлегә.

- Мишәр авылыннан булсам да, үземне чын татар дип хис итәм.

- Татар инде. Болгар татарлары без.

- Без – мишәрләр.

- Без мөселманнар. Тукта әле, мөселман бит ул динне аңлата, әнә гарәпләр дә мөселман ич. Ярар, татар инде, алайса.

- Татар инде, мишәр булсам да.

- Татар, һәм татар гына!

- Без татарлар, милләтебезне югалтмабыз, Аллаһ боерса!

- Мөселман-татар мин. Чын татар кызы – Тарханнан.

- Татар булып тугач, кая борыласың инде?

- Татар булыр яшәгәнбез, татар булып үләрбез дә.

- Әлбәттә, татар. Мишәр дигәне дә шул ук татар ич инде.

- Мин татар авылыннан.

- Татар кызы булуыма горурланам да әле.

- Татар инде – тагын кем булыйм?

- Татар-мишәр дигән булалар. Аермасы юк аның. Мишәр булсам да, татар булып язылачакмын.

- Шәүкәт абыйны бик ихтирам итсәм дә, аның болгар булып язылачагын хупламыйм. Ул Кол Гали һәйкәлен булдыруда олуг хезмәт күрсәтте, ләкин милләтебезне вакларга ярамый.

- Татар булгач, кем булып языласың инде?

- Мин – мишәр!

- Юк, без барчабыз да татарлар!

- Кызганыч, татар булсак та, татар телендә аралашуны оныта барабыз...

- Мин – Гайнетдинов - татар булып язылам, чөнки мин татар баласы.

- Минем әти-әниләрем татар булгач, мин дә татар инде. Динем – татарныкы, дусларым – татарлар. Мишәрме, типтәрме, чыгымммы – барыбыз да бер үк нәселдән.

- Әгәр без болгар дисәк, мишәр дисәк, типтәр дисәк, таркалып бетәрбез. Мин – болгар токымыннан. Ләкин мин бүген – татар баласы. Һәм барчабыз да татар булып калырбыз, иншаллаһ.
XS
SM
MD
LG