Сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда сейм башлыгы Бронислав Коморовский өчен халыкның 52% артыгы тавыш бирсә, аның көндәше «Хокук һәм гаделлек» партиясе җитәкчесе, Ярослав Качинский 47% күбрәк тавыш җыйды.
Польшада гадәттән тыш сайлаулар апрель аенда Смоленски янында очкыч казасында президент Лех Качинскийның үлеменнән соң билгеләнде. Ил конституциясе нигезендә, идарә парламент рәисе Бронислав Коморовскийга күчте. Һәм ул президент сайлавын 20 июньгә билгеләде.
Сайлауның беренче турында барлыгы 10 намзәт катнашты. Әмма аларның берсе дә җиңү өчен кирәк булган 50% тавышны җыя алмады. 4 июль көнне билгеләнгән икенче тур сайлауга исә Коморовский белән Качинский узды. Бу сайлауда халыкның 55% артыгы катнашты.
Яңа президент «сәяси тотрыклык» вәгъдә итә
Комаровскийның «Гражданнар платформасы» Европаны үз итмәгән Качинский партиясе белән даими каршылыкта булды. Лех Качинский вазифадан файдаланып «Гражданнар платформасы» керткән кануннарның күбесен кире борды.
Яңа сайланган президент Коморовский сәяси каршылыкларны читкә куеп Польшаны ныгыту өчен тырышлык куячагын әйтте. Инде намзәт булганда ул көндәше Ярослав Качинскийдан аермалы буларак сәяси тотрыклылык вәгъдә итте. Качинский исә абыйсының эшен дәвам итәчәген әйткән иде.
Шуңа да карамастан Комаровскийга шикләнеп караучылар да бар. Варшауда яшәүче Хородеска ханым шуларның берсе.
«Мин бераз куркам. Чөнки Качинский яклы идем һәм ул кайчан да булса хакимияткә килер дип өметләнәм. Ул Польша өчен күп яхшылыклар эшләр, әмма беренче чиратта очкыч казасына ачыклык кертергә тырышыр дип ышанам. Ләкин моны хәзерге хакимият эшләр дип шикләнәм», ди ул.
Либераллар Качинскийлар сәясәтен тәнкыйтьләп килде
Ярослав Качинский 2006-2007 елларда үз президент абыйсының премьер-министры булды. Әмма сайлауда «Гражданнар платформасы» партиясеннән Дональд Тускка җиңелде. Бу хәл илне сәяси «көрчеккә китерде». Чөнки президент партиянең күп кенә програмнарын кире бора килде.
Либераллар Дональд Туск белән Бронислав Комаровский һәрдаим бертуган Качинскийлар сәясәтен тәнкыйтьләп килде. Чөнки алар Польшаның Европага яраклашуын һәм күрше илләр белән ике якка да файдалы мөнәсәбәтләр булдыруга өстенлек бирде. Качинскийлар исә Польшаның Европага яраклашуы илнең үзбилгеләнүен бетерүгә китерәчәк дип санады.
Либераллар Польша Европа берлегенә кергән 27 әгъза арасында узган елны икътисади үсешкә ирешкән илләрнең берсе булуын ассызыклады. Әмма шуңа да карамастан дәүләт казнасындагы «тишекләрне ямау» өчен әле шактый эшләргә туры киләчәк.