Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда зәркән эшләнмәләр һәрвакыт популяр


Җәйге яллар һәм кризис чоры булуына карамастан, быелгы "ЮвелирЭкспо" күргәзмәcе дә бик популяр булып чыкты. Алтын, көмеш, асыл ташлардан ясалган зәркән эшләнмәләрне күрергә бик күп казаннар килде.

Зәркән әйберләре күргәзмәсе инде 8нче ел рәттән Казан Ярминкәләр үзәгендә үткәрелә. Бу чара 6 июль көнне тантаналы төстә ачылды һәм 10нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Көннең эссе торуы, керү бәясе 150 сум булуы һәм кризисның дәвам итүенә карамастан, күргәзмәгә халык агылды. Казан Ярминкәләр үзәге бинасы янында машиналарны куярга урыннар булмады, сату залларында һәм чатырларда cатып алучылар күп булды.


Күргәзмәдә барлыгы 250ләп ширкәт катнаша. Алтын, көмеш һәм башка эшләнмәләрне Казан, Уфа һәм тагын 50ләп шәһәр вәкилләре алып чыкты. Шулай ук күргәзмәдә Төркия һәм Тын океан илләре асыл ташлары да күрсәтелде.

Ханымнар һәм туташлар меңләгән төрле алкалар, муенсалар, балдаклар һәм алтын сәгатьләр арасында күңелләренә хуш әйберләрне сайлап ала алды. Күргәзмәдә 200-300 сумнан алып йөзләрчә мең сумга кадәр зәркән әйберләр тәкъдим ителде.

Шулай ук бу чарада татар милли әйберләргә охшатып ясалган көмеш һәм алтын комганнар, савыт-саба, кашыклар да алып булды.
XS
SM
MD
LG