Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Сергей Крюков мәхкәмәсе дәвам итә


Соңгы утырыш озак бармады, чөнки элекке утырышларда ук нокта куелырга тиеш иде кебек. Бөтен нәрсә ачыкланган, интернетка эленгән “начар” язмаларга сәяси һәм юридик бәя бирелгән, Крюков үзен гаепле дип танымый һәм танымаячак та.

Моннан элегрәк узган мәхкәмә утырышында Чаллыдан килгән Рәфис Кашапов та катнашкан иде. Китәр алдыннан ул болай диде:

"Сергейны менә ике еллап инде мәхкәмә юлында йөртәләр. Ул арыды инде, шулай да үзен нык тота. Урыс егете булса да, без ТИҮ әгъзалары исеменнән аны якларга тырышабыз, һәм аның киләчәктә дә шул эшен дәвам итүен телибез".

Мөнир Насыйровка исә Рәфис Кашаповның ул вакытта әйткән бер сүзе аеруча ошаган. Ул казый артында эленеп торган туграга төртеп күрсәтеп: “Мине - мөселман кешесен сезнең баш өстендә эленеп торган туградагы тәреләр кимсетә. Күпмилләтле, күпдинле илдә гомум яраклы тугра булырга тиеш”, диде.

Крюков өстеннән оештырылган соңгы мәхкәмәгә килсәк, аның утырышы озак бармады. Сорау алулар да булмады. Утырышының максаты да бары тик “өстәгеләр” белән килештерелгән карарны бәян итү генә кебек килеп чыкты.

Башта сүз гаепләнүчегә бирелде. Крюков исә үзе әзерләп алып килгән 5 сәхифәле мөрәҗәгатен укып чыкты.

"Үзенең элекке вәхшилекләреннән ваз кичмәгән Русия хакимиятенең мине үзенең һәм үз иленең дошманы дип атавына мин горурланам. Вәхшилекләр кылучылар һәм, моның белән ризалашып, үз ментальлекләре аркасында, бу явызлыкларны тыныч кабул итүчеләр саны никадәр күп – шул кадәр бу явызлыкларның гомум ил өчен тискәре нәтиҗәләре күбрәк булачак… Сезнең ялган һәм циник дәүләтегез бу җинаятьчел режимга каршы торучыларны үз исеменнән юк итә. Хәзер сезнең дәүләтегез мине гаепле дип билгеләр. Мин моңа әзер – карарыгызны укый аласыз", диде ул.

Крюков үзен мәхкәмәдән ук алып китәрләр дип уйлаган, күрәсең: зур чемоданын да алып килгән иде. Ә хөкем карары көтелмәгән булып чыкты: 750 мең рубльлек штраф салырга кирәк, әмма 100 мең белән генә чикләнергә.

Мәхкәмәдән соң Сергей Крюков үз фикерләре белән дә бүлеште.

"Бүген кемгә – нәрсә сөйләргә мөмкинлеген ФСБ билгели. Сүз иреге дигәне Путин-ФСБ режимы белән билгеләнгән. Минем белән кызыксынулары да – мәгълүмат чаралары өстеннән тоталь контроль нәтиҗәсе. Бу процесста да ФСБ билгеләгән шаһитләр генә чакырылган иде. Мәсәлән бер шаһит Кириленконы ФСБга чакырып, миңа каршы чыгыш ясарга кушканнар. Һәм ул ризалашырга мәҗбүр булган.

Мин алар әйткән штрафны түләргә уйламыйм да. Киресенчә, ялган мәгълүматлар белән мине психбольницага япканнары өчен компенсация таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә җыенам", диде Сергей Крюков.
XS
SM
MD
LG