Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан: Татар җәйләүләре бара


Чуашстанның татар авылларында һәм мәхәлләләр булган шәһәрләрдә татар-мөселман балалары өчен җәйләүләр оештырылды. Инде күпчелек мәхәлләләрдә кызлар өчен өч атналык җәйләүләр тәмамланды, бу көннәрдә исә ир-ат балалар өчен өч атналык курслар башланды.

Чуашстанның татар авылларында һәм мәхәлләләр булган шәһәрләрдә татар-мөселман балалары өчен җәйләүләр оештырылды. Инде күпчелек мәхәлләләрдә кызлар өчен өч атналык җәйләүләр тәмамланды, бу көннәрдә исә ир-ат балалар өчен өч атналык курслар башланды.

Дини җәйләүләрдә яшь буын татарлар дин сабаклары гына өйрәнеп калмый. Алар төшкә кадәр сабак алса, төштән соң күңел ачу чараларында булалар. Мәсәлән, бу көннәрдә генә Тукай авылы мәхәлләсе җәйләвенә йөрүче балалар ике төркемгә бүленеп, кырыгар кеше Шыгырдан җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булдылар. Әлеге чарадан соң, алар Батырдагы бассейнда рәхәтләнеп су коенды. Шыгырдан мәчетләрендә дә шундый ук программ оештырылган.

Республикадагы барлык мәчет-мәхәлләләрдә мондый чаралар ничек оештыра, балаларны ничек кызыксындыралар, ата-аналардан җәйләүләргә ризалык ничек алына, гомумән колачлы җәйләүләрне оештыру механизмы ничек? Болар хакында Азатлыкка Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов аңлатты.

Фәрит хаҗи, чынлап та, бөтен авыл-калаларны мөселман балалар җәйләүләре белән чорнап алдыгыз. Бу шактый мәшәкатьле эшне ничегрәк алып барасыз? Көч-куәт каян килә?


Аллага шөкер, быел да елдагыча җәйләүләр башладык. Күп авылларыбызда мәктәп яшендәге балаларга җәйлеген җәйләүләр оештырабыз. Иң башта, үзебезнең “Гөлстан” мәдрәсәсендә укыган шәкертләребезне практик үтәр эчен авылларга җибәрдек.

Быел Шыгырдан, Тукай, Камыш, Чишмә, Чичкан һәм кайбер башка авылларда шәкертләребез тарафыннан укыту бара. Безнең бит дини өлкәдә үрнәк булып торган авылыбыз - Тукай. Менә алардан үрнәк алып, башка авылларда аларның тәҗрибәсен дәвам итәргә, эшләргә тырышабыз.

Моннан тыш, балалар белән хәзрәтләребез эшли. Дини белеме дә булган, Казанның төрле югары уку йортларында укучы студентлар да җәен үзебезнең балалар белән эшли.

Җәйләүләргә йөрүче балаларыбыз иртәнге якта сабаклар алсалар, өйлә намазыннан соң алар стадионнарда уеннар уйныйлар, бассейннарга су коенырга йөриләр. Остазлары да һәрчак яннарында була.

Безнең эшебез дә, көчебез дә шул балаларны тәрбияләү. Киләчәгебез дә шул балалар бит.

Аларны тәрбияләүдә мәктәпләр дә, ата-аналар да, Диния нәзарәте дә, мәчетләр дә бергәләп эш алып барабыз. Җәйләүләребезгә бигрәк тә әбиләр булыша. Алар балаларын җитәкләп киләләр безгә.


Башка төбәкләргә дә җәйләүләргә җибәрәсез икән балаларны...

Казанның кайбер мәчет-мәдрәсәләрендә кызлар өчен җәйләүләр оештырганнар. Анда өч атналык курслар узды. Бездән унбиш яшүсмер кыз барды. Хәзер тагын унбишләп яшүсмер кызларыбызны тагын бер шундый ук өч атналык курсларга илттек.

Бу араларда яшүсмер егетләр өчен Сембердә, Казанда җәйләүләр ачылырга тиеш. Анда да егетләребез бик күп итеп катнашыр. Илтеп куябыз без аларны, барып алабыз.

Чуашстанда мөселман балаларының җәйләүләре элек төрле чаралар белән тәмамлана иде. Быел ничек булыр?

Тукай авылында быелгы шундый җәйләү бетү бәйрәме 24 июльдә булачак дип торалар. Ул көнне ир-ат балаларның өч атналык җәйләүләре тәмамланачак. Кызларныкы шундый ук җәйләүләр элегрәк узды. Башка авылларда да шундый тәртиптә укыттылар.

Тукайда ул йомгаклау чарасында чакырылган муллалар, мөфтиләр, бу җәйләүләрнең чыгымнарын каплап барган эшмәкәрләр була. Мәҗлес һәм сабантуен хәтерләтә ул чара.

Быел Шыгырданда да тирә як авыллар өчен дә, шыгырданнар өчен дә шундый шәкертләр бәйрәме ясарга ниятебез бар, алла боерса.


Фәрит хаҗи, чыгымнар дидегез... Ә ул чыгымнарны Чуашстанда кемнәр күтәрә?

Бөтен авылларда да балаларның киләчәгенә битараф булмаган эшмәкәр абзыйлар бар. Менә алар ярдәм итә. Чыгымнар аз түгел бит анда.

Менә һәрбер авылларда йөрүче балаларыбыз илледән дә аз түгел. Шул ук Тукайда әле ир-ат балалар җәйләвендә генә дә 100 артык бала катнаша. Шыгырданда мәдрәсә бинасында 40, җәмигъ мәчеттә 50, тагын бер Парк мәчете дигән мәчетебездә шулай ук 40 бала йөри. Калай очы дигән мәхәлләбездә лагерьлар иртәрәк оештырылды. Шулай ук берничә дистә бала йөрде анда.

Без эшмәкәрләргә эшебезне күрсәтәбез. Күбесенең үз балалары да шунда йөри. Алар күргән эшкә мал җәлләмиләр, балаларны тәрбияләргә өлеш кертәләр. Аларга Алланың рәхмәте яусын. Мәскәүдәге Ислам мәдәниятенә,фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү вакыфы бар. Алар да өлешчә бу чараларга ярдәм итәләр.

Җәйләүләр Чуашстандагы барлык татар авылларында да оештырылганмы?

Үз хәлләренә күрә, кечкенә авыллар булса да, алар һәрберсе тырышалар инде. Менә Шырт дигән авылыбыз зур авыллардан саналмый. Анда да ике шәкертебез сабаклар бирә. Диния нәзарәте дә шундый кечкенә авылларга олырак шәкертләрне илтеп куя. Алар анда сабаклар оештыралар. Халыкны да, балаларын укытырга чакырып гел вәгазьләп торабыз.

Ә укытырлык, сабак бирерлек шәкертләребез күбәеп бара, Аллага шөкер. Үзебезнең дистәләгән шәкертләребез бар. Уфага, Казан мәдрәсәләренә юллаган шәкертләребез дә җәен монда эшлиләр. Мәскәүдә укучы бер шәкертебез менә Чабаксар балаларына сабак бирә әле.


Эшебез акрын гына бара. Җәйләү бит ул шул ук эш. Аны оештырырга, җиренә җиткереп торырга кирәк. Мәхәлләдәге олы яшьтәге имамнарыбыз да шактый. Алар бәлки өлгерә дә алмыйдыр. Әмма, без алар белән кулга-кул тотынып, җәйне балалар рәхәте өчен оештырып барабыз. Олырак имамнарыбыз янына ярдәмгә яшьләрне юлларга тырышабыз.


Галиәскәр хәзрәт Козлов: Елда булды, быел да була!

Чуашстанның Татар Согыты авылында әле җәйләүләр башланмаган. Ике мәчетле, өч мәхәлләле авылның моңа хәле юкмы әллә дип, без, авылдагы имам-хатыйпларның берсе Галиәскәр хәзрәт Козловка мөрәҗәгать иттек. Борчылуыбыз юкка булган.

Хәзрәт, Татар Согыты авылында балаларның җәйләүләре оештырылырга торамы, ничегрәк?

Алла бирсә, менә бу көннәрдә башланырга тора. Узган ел да утызлап бала ял итте. Сабактан башка, төрле җирләргә бардык, урманнарга-кырларга чыктык, авыл паркында да дәресләр уздырдык. Сулар коендылар.

Шөкер, авылыбызның ике мәчетендә дә балаларны ял иттерәбез һәм олырак шәкертләр килеп тә укыта. Без дә аларга ярдәм итеп, бергәләп оештырып, ашатып, эчертеп торабыз.

Сез бит югары дини белемле имам-хатыйп. Үзегез дә бер шәкертләргә генә таянып тормыйсыз бугай?

Әйе, без башка вакытларда мәчетебездә хатын-кызлар өчен атнасына дүрт көн сабак алып барабыз. Бу эштә миңа тормыш иптәшем Минзилә бик зур ярдәм итә. Ел саен, хатын-кызларны укытып чыгарганда да йомгаклар ясыйбыз, имтиханнар уздырабыз.

Хатын-кызлар бит гаилә терәге. Аларга дини белемне бирү бик мөһим. Шулар бит бала-онык тәрбияли. Мәчеттә укучы хатын-кызларыбыз да, алла теләсә, балаларның җәйләүләренә ярдәм итеп торалар.

Ничек уйлыйсыз, ике-өч атналык җәйләүләр белән балаларга дини тәрбия биреп буламы? Бөтен укыган-белгәннәре уен уйнаганда, су коенганда коелып калмыймы?

Юк. Кечкенә вакытта алган белем бер вакытта да онытылмый. Шәкертләр укыту һәр вакытта бәрәкәт иңдерә. Авылларыбызда күпме мәчетләр бар, алар да авылга бәрәкәт китерә. Ә инде балалар укытуны, шәригать мәчет төзүгә караганда да өстенрәк күрә. Яшьләрне укытып кына без халыгыбызны күтәрә алабыз.


XS
SM
MD
LG