Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Электрон хөкүмәт”: миллиардлаган акча үзен аклармы?


Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов (с), мәгълүматләштерү министры Николай Никифоров
Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов (с), мәгълүматләштерү министры Николай Никифоров

Татарстанда президент хакимияте Рөстәм Миңнеханов кулына күчкәч, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге үзгәрешләр тагын да киңрәк колач алды. Премьер-министр урынбасары һәм мәгълүматләштерү министры итеп әле 30 яшен дә тутырмаган Николай Никифоров билгеләнде, ул “Электорон хөкүмәт”нең 2010 елга бюджетын алты тапкырга арттыра алды.

Татарстанда мәгълүматләштерүнең зур темплар белән дәвам итүенә “Форбс” журналы да игътибар иткән. Ул Казанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Мәскәүне узып китә алуы турында яза. Монда яшь премьер-министр урынбасары, республикада “Электрон хөкүмәт”не эшләтеп җибәрүче Николай Никифоровның зур өлеше турында әйтелә. Хәзер хөкүмәтнең электронлашуы нәтиҗәсендә республиканың иң ерак районнары да хөкүмәт белән интернетта аралаша. Миңнехановның әле премьер чагында ук аның бар карарларын электрон рәвештә раславы билгеле.

“Электрон хөкүмәт”нең 2010 елга бюджеты 350 млн сум гына булырга тиеш була. Әмма министр итеп Никифоров билгеләнгәч, һәм аның дәрәҗәсе премьер-министр урынбасары югарылыгына күтәрелгәч, программаны финанслау алты тапкыр арттырылып, 1,3 миллиард сумга җитә. Бу акчаның бер өлеше - якынча 800 млн сумы - мәктәпләрне компьютерлаштыруга китәчәк. Ә калганы шул “Электорон хөкүмәт”не җайга салуга тотылыр дип әйтелә.

Әмма “Электрон хөкүмәт” дигәне татарча эшләми, татар хәрефләрен кабул итми, ди компьютер белгече Раил Имамов. Ул бу турыда хөкүмәт вәкилләренә дә әйткән. Шулай да хөкүмәт вәкилләре аның татарча вариантын да эшләргә җыенуларын әйтә.

Федераль хөкүмәт планы нигезендә Русиядә 10 технопарк төзелергә тиеш була. Әмма хәзергә 10-ның дүртесе генә әзер, шуның да икесе Казанда төзелгән. “Форбс” язуынча, югары технология ширкәтләре Казанга күчә башлады.

820 миллион сумы мәктәпләргә, укытучыларга

Татарстанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эш алып баруы шулай ук мәгариф өлкәсендә дә сизелә. “Электрон хөкүмәт” проекты нигезендә мәктәпләрне компьютерлаштыру карала. Шуннан чыгып, бу эш ахыргы чиктә татар мәгарифенә дә файдага булачак дип фаразлана.

Яңа уку елы башыннан Татарстан мәктәпләрендә татар һәм инглиз телләрен заманча технологияләр ярдәмендә өйрәтә башлау көтелә. Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, 1-4 сыйныф балалары татар, инглиз телләрен видеоязмалар, мультфильмнар, караоке ярдәмендә өйрәнәчәк.

Телләрне яңача укыту алымы Татарстанның 2010-2015 еллар өчен төзелгән “Киләчәк” мәгариф программасында каралган. Программа үзе өч өлештән: мәктәпкәчә, мәктәп һәм һөнәри белем бирүдән тора.

Әмма “Киләчәк” проектлары өчен акча бик саран, минималь күләмдә сарыф ителә. Моны мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов та таный. Аның сүзләренчә, әлегә республика икътисади кризистан чыгып кына килә, шуңа мөмкинлекләр әллә ни зур түгел.

Яңа программа белән республика укытучыларын 20 августта узачак конференциядә тыныштырачаклар. Программаны тормышка ашыруда барлыгы 25 миллиард сум чамасы акча кирәк була. Мәгариф министры вәкилләре фикеренчә, “Киләчәк” программасы тулысынча Русиядә мәгарифне үзгәртеп кору концепциясенә туры килә.

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Укытучы елы кысаларында “Мәктәпкә компьютер” һәм “Укытучыга компьютер” проекты эшләнде. Шуның нигезендә Татарстан мәктәпләренә компьютерлар, ә укытучыларга ноутбуклар бирелә. Моның өчен казнадан барлыгы 450 млн сум акча каралган. Әмма мәктәпләр, укытучыларның барысына да компьютер һәм ноутбук киләсе өч елда гына тапшырылып бетерелә. Шулай да 37 мең укытучының 27 меңе 2010 елның 20 августына кадәр ноутбуклы булачак.

Шушы саннарга караганда, мәгариф, мәгълүматләштерү, “Электрон хөкүмәт” өлкәсенә зур суммалар бирелә. Әмма ул чыгымнарның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланылуын, билгеләнгән максатларга барып җитү-җитмәвен контрол итү программаның зәгыйф ягы булып тора. Яшь министр Никифоров даулаган бюджет акчалары юлда югалмасмы, чыннан да Татарстанны алдынгы төбәк итүгә хезмәт итәрме - әлегә моны ышанып әйтеп булмый. "Электрон хөкүмәт" проектын гамәлгә кую өлкәсендә эшләүчеләргә мәгълүмат чаралары белән аралашу тыелган.
XS
SM
MD
LG