Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да картлар йорты ачылачак


8 июньдә Русия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. Өченче тапкыр үтә торган бу көнгә Татарстан да кушылды. Күп гаиләләр социаль проблемалар аркасында таркала. Җәмгыятьнең эчүчелек белән чирләве дә гаиләне җимерә.


Энҗе белән Алинә бүген Русиядә нинди көн билгеләп үтелгәнне белмиләр икән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында алар әлегә кадәр беркайчан да ишетмәгәннәр. Казан дәүләт техник университетында (КАИ) укучы бу кызларның, шулай да, гаиләгә һәм мәхәббәткә үз карашлары. Дөньяны танып, тормыш итәрлек азмы-күпме чыганак туплагач, баш өстендә түбә булгач кына гаилә кору кирәк, ди алар.

Кызлар фикеренчә, күп гаиләләр социаль проблемалар аркасында таркала. Бала туып, акча җитми башлагач, тормыш та абына-сөртенә, “бергенәм” һәм “яратам” дигән сүзләр дә онытыла. Элек ул әти-әниләр яшьли өйләнгән, хәзер башка замана, ди кызлар.

Татарстан ЗАГС идарәсе узган елның 5 ае белән чагыштырганда быел аерылышучылар саны 7%ка кимегән дип белдерә. Әгәр 2010 елда өйләнешкәннәр белән аерылышканнарны чагыштырып карасак, хәлләр бик куандырмый. Аерылышу 68% тәшкил итә.

Нотык туйда күбрәк укыла

Бөтенрусия татар гаиләсе фонды директоры, Татарстан җәмәгать пулаты әгъзасы Миләүшә Гайфуллина гаиләнең нык булмавын күбрәк тәрбиядән күрә.

“Малаең өйләнеп, кызың кияүгә чыкканда гына тәрбия сәгате уздырып булмый. Үзем туйларда утырганда искитмәле бер күренешкә тап булам. Ата белән ана аягүрә басып яшьләргә яртышар сәгать нотык сөйли. Балакаем мондый бул, тегенди булма, дип әйтергә соң. Туй гөрләгәндә яшьләр моны белми дә, ишетми дә. Бала тәрбияләү бишектә чакта ук башлана”, ди Гайфуллина.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Халкыбыз юкка гына “оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип шәрехләмидер” дип белдерде.

Шул ук котлауда “Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш – болар һәммәсе кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бетергесез кыйммәтләр” дип тә әйтте.

Эчүчелек гаиләләрне җимерә

Буыннар арасындагы рухи бәйләнешкә килгәндә, соңгы вакытларда ул гаиләдә күп очракта матди бәйләнешкә әйләнеп бара сыман. Рәсмиләр бу хакта ачыктан-ачык әйтмәскә тырыша. Казанның Дәрвишләр бистәсендә ачарга әзерләнә торган картлар йорты директоры Әлфис Әхмәтгалиев җәмгыятьнең эчү белән чирләве моңа төп сәбәп булып тора дип белдерә.

Гаилә ике парның бергә кушылуы һәм алар тапкан балалар гына түгел. Ир белән хатынның әти-әнисе дә күп очракта шул гаилә эчендә була бит.

“Бездә күпләр башта аракы эчә, аннан беркемгә дә кирәкләре калмагач, инвалидка әйләнә. Бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергәч үзләрен социаль оешмаларга урнаштыра. Күп очракта балалары йорт-җирләрен, мөлкәтләрен алып әти-әниләрен куып чыгара һәм картлар йортларына җибәрә” ди.

Дөрес, әле Казанда моңа кадәр картлар йорты юк иде. Күп очракта караучысыз калганнарны һәм балалары баш тараканнарны кайбер районнарда булган картлар йортларына урнаштырдылар.

Менә Казанда да ачарга җыеналар. 120 кешегә исәпләнгән ул. Әлегә Әхмәтгалиев бу йортның ни рәвешле эшләве тәгаенләнмәгән дип белдерә. Ул үзе аның картлар килеп сәламәтлекләрен ныгытып китә торган тернәкләндерү үзәге булуын тели. Шунда ук өлкән яшьтәгеләрне тернәкләндергәндә фәнни-тикшеренү эшләр алып барылса тагын да яхшырак булыр иде ди.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, республикада 31 инвалидлар һәм картлары йорты бар. Бүген анда барлыгы 1895 кеше яши.
XS
SM
MD
LG