Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклау «ышанычлы» кешегә тапшырылды


8 июльдә Дәүләт Шурасы депутатлары Татарстанның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле итеп Сәрия Сабурскаяны сайлады. 2000 елдан башлап бу эшне башкарган Рәшит Вәгыйзовка җинаять эше ачылган.

Сәрия Сабурская намзәтен Дәүләт Шурасы депутатларына Татарстанның президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтдинов тәкъдим итте. Моңа кадәр берничә иҗтимагый оешма җитәкчеләре президентка бу урынга Казанның хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховны кую үтенече белән мөрәҗәгать иткән була. Әмма хакимият моңа колак салмады - Шолоховны кире кагып, депутатлар кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил итеп Сабурскаяны сайлады.

Хокук яклаучылар яңа вәкилнең озак еллар дәвамында хөкүмәт эшендә эшләвен яратмый. Шуңа аның кеше хокукларын чын-чынлап яклаячагына шикләнеп карый. Сәрия Сабурская хезмәт юлын заводта башлап, комсомол һәм партия эшләрендә эшли, Яшел Үзән районында хакимият башлыгы урынбасары, 2001 елдан министрлар кабинетында социаль үсеш идарәсе җитәкчесе була.

Кандидатурасы кире кагылган Шолохов сүзләренчә, Сабурская ул бары тик социаль тәэминат хезмәткәре. Хокук яклаучының исә беренче чиратта юридик белеме булырга тиеш. Ә Сабурскаяның хокук белеме юк.

Сәрия Сабурская
“Сабурская кеше хокукларын яклау өлкәсендә нинди эшләре белән танылгандыр, бәлки, аның бу өлкәдә казанышлары да бардыр, ләкин алар миңа билгеле түгел. Шуңа Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкиле итеп аны сайлаулары аңлашылып бетми”, ди Игорь Шолохов.

Акчаларны кем үзләштерә?

Сәрия Сабурскаяга кадәр Татарстанда кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил булып Рәшит Вәгыйзов торды. Әмма шушы көннәрдә аңа карата җинаять эше кузгатылган. “Агора” хокук яклау берләшмәсе хәбәр итүенчә, кеше хокукларын яклау идарәсендәге элекке хисапчы Гөлшат Насыйбуллина Вәгыйзовкә каршы гариза язган.

Шул ук вакытта Насыйбуллинаның үзенә дә җинаять эше ачылган. Ул 59 мең сум тирәсе акча үзләштерүдә гаепләнә. Насыйбуллина әлеге сумманы Рәшит Вәгыйзовның Кушма Штатлар сәфәре өчен язып бирүен әйтә, Вәгыйзов исә моны кире кага.

“Агора” мәгълүматләренә караганда, Вәгыйзов сәфәре өчен АКШ илчелеге түли, ягъни Татарстан ягы өчен бу бушлай була. Ә Вәгыйзов кассадан да 59 мең акчаны барыбер ала, ахырда бөтен гаепне хисапчысына өеп калдыра.

Шулай да Татарстанның хисап пулаты Гөлшат Насыйбуллина эшчәнлегендә дә зур хаталар тапкан. Аңа кадәр хисапчының инде өч шелтәсе була. Вәгыйзов Насыйбуллинаны эштән куу сәбәбен дә шуның белән аңлата.
Рәшит Вәгыйзов


Тик Насыйбуллина эштән куылгач туктап калырга уйламый, элекке җитәкчесен мәхкәмәгә бирә. Мәхкәмә исә Вәгыйзовны яклый.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Нижельская “Regnum” агентлыгына биргән аңлатмасында, “Агора” хокук яклау берлеге Вәгыйзов тирәсендәге гауганы махсус күпертә. Чөнки "Агора" белән тыгыз хезмәттәшлектә торган Казан хокук яклау үзәге Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкиле итеп үз намзәтен - Шолоховны тәкъдим итә. Шуңа да "Агора" хәзер элекке вәкилне пычратып, үз кешесен яхшы итеп күрсәтәсе килә, ди эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Бу мәсьәләдә Татарстанның эчке эшләр министрлыгын да битараф дип атап булмый - аның хезмәткәрләре "Агора" белән дә, Казанның кеше хокукларын яклау үзәге белән дә инде берничә мәртәбә каршылыкка керде.

“Агора” төбәкара хокук яклау берләшмәсе 2005 елда кеше хокукларын яклау максатында оешкан иде. Аның төрле төбәкләрдә үз вәкилчелекләре бар.

Татарстанда кеше хокуклары өчен яңа җаваплы кеше менә шундый гаугалар сүрәтендә сайланды. Ә Рәшит Вәзыйзовка Татарстан президенты һәм Дәүләт Шурасы рәисенең мактау хатлары тапшырылды.
XS
SM
MD
LG