Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген – Мигъраҗ кичәсе


Мөселманнар бүген кояш баю белән Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Бу Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Иерусалим шәһәренең Акса мәчетенә, соңрак гыйбәдәтханәдән Аллаһ тәхетенә менү хөрмәтенә искә алына торган кичә.

Мөхәммәт пәйгамбәр бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый. Ул «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта, күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Мөхәммәд пәйгаибәр күкнең һәрбер катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләре рөкугъта булуына игътибар итә.

Tatar-islam.ru язуынча, бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләшә. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр «Әттәхият»тә бар.

Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә (с.г.в.) җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә.
Мигъраҗ кичәсен мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.
XS
SM
MD
LG