Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар шагыйре китабы чыкты


Уфада яшәүче танылган татар шагыйре һәм журналист Мөхәммәт Закиров бу көннәрдә шатлыклы мизгелләр кичерә. Берьюлы ике бәхет “ишелеп төште” аңа. Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятында аның “Туган йорт” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты һәм бер премия бирелде.

Шагыйрьнең китабы башкорт телендә 2 мең данәдә дөнья күрде. Башкорт телендә чыкса да, әдип үзе бик бәхетле, чөнки Башкортстанда татар телендә китап чыгу үзе үк бер вакыйга буларак кабул ителә.

Мөхәммәт Закировның икенче шатлыгы – аның чираттагы бүләк алуы. Үзенең туган ягы Караидел районының абруйлы бүләгенә дә лаек булды ул. Әдәбият һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлары, иҗатындагы үзенчәлекле яңалыклар өчен, Караидел районының Гаян Локманов исемендәге премиясе һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде талантлы әдип.

Мөхәммәт Закиров Башкортстандагы татар шагыйрьләре арасында үзенчәлекле таланты белән аерым бер урын алып тора. Күп шагыйрьләр кебек үк, көнитмеш өчен журналистика өлкәсендә дә эшли ул. Бүгенге көндә Мөхәммәт Закиров республикада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт итә. Аның тирән эчтәлекле язмаларын башка басмаларга да ихластан алып торалар.

Мөхәммәт Закировның әле дөнья күргән “Туган йорт” исемле китабы аның бар иҗатын диярлек колачлый. Шагыйрь туган ягы, туган йорты аша дөнья турында уйлануларын җиткерә укучыларга. “Минем туган авылым элек тә зур түгел иде, 30 йорттан гына тора иде. Хәзер исә анда 5-6 йорт кына калды, - ди әдип. - Шулай да анда игелекле затлар яңарак “Исәнмесез, авылдашлар!” бәйрәмен үткәреп, ата-бабаларыбызны искә алдык”, ди Мөхәммәт Закиров.

Журналистика эшчәнлеге күп вакытын алса да, Мөхәммәт әфәнде шигъриятьтә дә үзен оста каләм итеп танытты. Иҗаты кайбер шагыйрьләрнеке кебек “ишелеп” тормаса да, аның һәр язган әсәре истә кала торган, тирән мәгънәгә, ялкынлы хисләргә бай. Мөхәммәт Закировның Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятында басылып чыккан яңа шигырьләр җыентыгының да укучылар арасында зур кызыксыну уятачагына шик юк.
XS
SM
MD
LG