Accessibility links

Юлыктагы җан рәхәте мизгелләр


Башкортстанның күпчелек халкын башкортлар тәшкил иткән Баймак районында ике генә бөртек татар авылы бар. Берсе киң билгеле – Юлык авылы, икенчесе - Өметбай авылы. Баймакка барган татар журналистының юлы Юлыкка төшми калмыйдыр. “Азатлык” хәбәрчесе дә бу районга барганда Юлыкны күрү, аның кешеләре белән сөйләшү максатын куйды.

Халкыбызның шөһрәтле улы, атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзинең Оренбур төбәгендә туып үсүе, аннан соң берничә ел Башкортстанның күпчелек халкын башкортлар тәшкил иткән Баймак районында яшәве һәм шунда мәңгелек йортына да күчүе хакында күпләр беләдер, мөгаен. Райондагы Юлык авылында яшәгәндә Мирхәйдәр Фәйзи үзенең классик әсәре – «Галиябану» пьесасын иҗат итә. Ни өчен Юлык авылына килеп анда гади китапханәче булып эшләгән соң талантлы язучы? Нәрсәсе белән җәлеп иткән аны урман-таулар арасында яшеренеп утырган шушы төпкел авыл?

Әлеге сораулар мине күп еллар элек үк борчый башлаган иде. Шул сорауларга җавап табу өчен, Баймак якларына барып, Юлык кешеләре белән күрешеп сөйләшәсе килде. Баймак якын җир түгел, Уфадан 500 чакрым ара барасы. Шуңа да моңарчы форсат чыкмый торгандыр инде. Һәм менә Ходайның рәхмәте Мирхәйдәр Фәйзинең һәм халкыбызның сөекле уллары – Закир белән Шакир Рәмиевләрнең аяк эзләрен саклаган шушы серле дә, күңелгә якын да төбәккә, ниһаять, юл төште.

Баймакның үзенә барып төшкәч тә, Юлыкка тагын илле чакрым ара үтәсе бар. Мине озатып йөрүче юлдашым, Баймактагы билгеле җитәкчеләрнең берсе Вәли Биргали улы Шаһиев мине баштан ук Юлыкка илтүче юлның бик үк төзек булмавын искәртеп куйды. Башка күпчелек авылларга асфальт җәелеп беткән булса да, Юлыкка аны сузып өлгермәгәннәр. Хәзер инде, заманалар авырайгач, Юлыкка кайчан асфальт салынасын беркем дә әйтә алмый.

Юлдашым Вәли Шаһиев районны яхшы белә. Юлык авылы тарихыннан да хәбәрдар ул. Илле чакрымлык юлны үткәнче шактый кызыклы мәгълүматлар алып өлгердем. Әйткәндәй, Вәли әфәнденең әтисе башкорт, ә әнисе Зөләйха апа – Казан ягы татары. Зөләйха апа бүгенге көндә дә исән-сау, сиксән җидесен тутырып, туксанны ваклый башлаган инде.


Юлык авылына 1781 елда нигез салынган. Бирегә Казан ягыннан ике дистәдән артык гаилә килеп төпләнә. Алар арасында күпчелекне өч-дүрт фамилияне йөрткән гаиләләр була. Шулардан Әдеһәмовлар аеруча күп булган. Менә шулай берьюлы күченеп, башкортлар яшәгән төбәкнең иң куе урманлы, биек-биек таулы, гүзәл табигатьле урынына килеп тамырланган татарлар, тора-бара Юлык авылын бар Башкортстанга таныта.

Казан арты татарлары Юлыкта үзләре белгән һөнәрләре белән дә, башка осталыклар үзләштереп тә көн күрә, уңганлыклары белән аерылып тора. Үзләре шөгыльләнгән кәсепләргә урындагы халыкны да өйрәтә алар. Күн эшкәртү, Арча читекләрен тегеп сату, башка төрле кул эшләре белән Юлык халкы биредәге ярминкәләрдә танылу ала. Авылның үзендә дә тирә-якка даны таралган зур ярминкә була. Мәктәпне дә Юлыкта 1898 елда ук ачалар. Заманы өчен бик алдынгы белем учагы булганлыгы мәгълүм аның.

Егерменче йөз башларында бу якларда алтын ятышлары табылганнан соң, аларны эшкәртүдә дә татарлар дәррәү катнаша. Алтын прискалары хуҗалары Рәмиевләр ул елларда, Юлыкның данын күтәрү өчен, үзләреннән зур өлеш кертә. Рәмиевләр салдырган таш мәчет, Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән ике катлы китапханә бүгенге көндә дә яхшы сакланган. Соңгы елларда мәчет яңадан үзенең төп вазыйфасын үти башлаган, аны яңартканнар һәм айлы манара күтәргәннәр. Бертуган Рәмиевләр үзләренең дәү әниләре хөрмәтенә салдырган ул Ходай йорты зилзиләле елларда да милләттәшләребезгә рух ныклыгын, саф иманын саклап калырга ярдәм иткәндер.

Әйе, заманында шәп итеп төзи белгәннәр биредә, гасырларга җитсен дип салганнар биналарны. Әмма Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән ике катлы китапханә бүгенге көндә яңартуга мохтаҗ. Моның өчен авылның гына көче җитми, дәүләт ярдәме таләп ителә. Китапханәнең рухи байлыкларын да совет хакимиятенең тәүге елларында ук тартып алганнар.


Тирә-яктан таулы урманнар белән уратып алынган Юлык урамнары буйлап атлаганда үзеңне ачык һавадагы музейдан барган кебек хис итәсең. Чал тарих үзе озата барган кебек сине биредә. «Галиябану» драмасы да шушы авылда иҗат ителгән. Димәк, андагы образлар да шушы авыл кешеләреннән алынгандыр дип уйлаган идем, бирегә килгәнче үк. Бу чынлап та шулай икән.

Юлыкта Мирхәйдәр Фәйзинең Вафа Әдеһәмов дигән бик якын дусты булган. Ыспай һәм чибәр егет гармунда оста уйнаган, шушы авылда аның яратып йөргән кызы булган, әмма алар кавыша алмаган. Шулай итеп атаклы драматург Хәлилне Вафа дустыннан, ә Галиябануны аның сөйгән кызыннан күчергән, диләр. Хәер, Мирхәйдәрнең үзенең дә яраткан кызы булган Юлыкта. Мәгърүфкамал исемле кыз белән татлы сөю утларында янганы мәгълүм аның.

Юлыкта бүгенге көндә җәмгысе 170 шәхси хуҗалык исәпләнә, 540 тирәсе кеше яши. Шуларның күпчелеге – татарлар. Ике йөз елдан артык саф башкорт районында яшәсәләр дә, кайберләре башкорт кызларына өйләнеп, башкорт егетләренә кияүгә чыгып гомер итсәләр дә, юлыклылар милли үзаңын күз карасыдай саклый алган.

Авылның мәдәният йортында халкыбызның рухи мирасы булган йолаларыбызны, милли бәйрәмнәребезне саклау һәм аларны балаларыбызга да тапшыру өчен күп эш башкарыла икән. Берничә ел инде биредә «Магаш» фольклор төркеме эшләп килә. Яше дә, карты да ихлас йөргән, Дилүзә Маннапова җитәкләгән бу сәнгать коллективы бәйрәмнәрдә татар халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен сәхнәләштерә. Сабантуйларда һәм башка мәдәни чараларда да гел сәхнә түрендә алар.


Юлыкка баргач, мәктәпкә дә керми булдыра алмадык, чөнки Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган музейның нәкъ менә анда икәнлеген ишетеп барган идек. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, сөйкемле Миләүшә ханым Исмәгыйлева безне мәктәпнең тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды, музейга да алып кереп тарихи ядкарьләрне күрсәтте.

Юлык авылының әлеге яңа мәктәбе бинасы 1994 елда ачыла. Ә 1997 елда аңа Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелә. Бүгенге көндә биредә йөзгә якын баланың белем алуы хакында әйтте Миләүшә ханым. Мәктәптә, белем бирүдән тыш, балаларның төрле сәләтләрен үстерү өчен дә, мөмкинлекләре булуы куанычлы. Барлык фәннәрдән тик яхшы билгеләренә генә укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар өчен биредә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге премия булдырылу да үзенчәлекле.

Элегрәк елларда татарча да укыган данлыклы авылның балалары. Хәзер исә татар теле бишенче сыйныфта факультатив сыйфатында гына керә икән. Моның сәбәбен дәреслекләр, әсбаплар җитешми, дип аңлаттылар. Ләкин бу аңлату дөреслеккә бик туры килми, ул бер сәбәп кенә. Хәтта саф татар районнарында да күп кенә мәктәпләр башкортчага күчерелеп барган бер вакытта, бер Юлыкта гына башкача булалмый, әлбәттә. Шулай да мәктәп ихатасында саф татарча сөйләшкән балаларны очрату барыбер күңелгә сары май булып ятты, билләһи.

Мәктәпнең музеена да зур дулкынлану белән кердек. Атаклы драматург, диварда торган сурәтеннән төшәр дә, кул биреп исәнләшер кебек тоелды. Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатына һәм тормышына кагылышлы байтак әйберләр сакланган биредә. Хәтта аның җан дусты Вафа Әдеһәмовның тарихи тальян гармуны да урын алган биредәге бер почмакта. Музей ядкарьләре һаман артып тора икән.


«Күптән түгел, авылдан ерак түгел урында тау башындагы бер җәнлек өне эченнән калай тартма табып алынган иде, – ди М. Исмәгыйлева, – менә карагыз әле нинди борынгы кәгазь акчалар килеп чыкты аның эченнән», дип гасыр буе җир астында сакланган патша заманы акчаларын күрсәтте ул. Әйе, ниләр генә сакламыйдыр әле Юлык авылы тирәсендәге таулар һәм урманнар. Биредә бит алтын чыгаручылар яшәгән…

Миләүшә Исмәгыйлева әйтүенчә, элек-электән авылда «Галиябану» спектаклен уйнау матур бер гадәт булып сакланган. Укытучылар коллективы узган гасырның җитмешенче елларында район күләмендә уздырылган сәнгать бәйгесендә катнашып, «Галиябану»ны уйный һәм Халык театры исемен алуга ирешә. Ул еллардагы спектакльләрдән бихисап фотосурәтләр саклануы үзе бер елъязма кебек. Мәктәптә балаларның да бию һәм драма түгәрәкләре уңышлы эшләп килүен әйтте Исмәгыйлева. Халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклау, аларны балаларга да күчерү өчен, өлкәннәр игелекле эшләр башкара.

Юлыкта булган берничә сәгать эчендә генә аның белән ныклап танышу мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа күрә дә бирегә тагын һәм тагын килү теләге белән кайтыр юлга кузгалдык. Хәлил белән Галиябануның якты рухлары янәшәдә генә безне озата баргандай хис иттем мин. Мирхәйдәр Фәйзи дә үзенең гармунчы дусты Вафа Әдеһәмовның җилкәсенә кулын салып, авылны чыкканчы тальянкада милли көйләребезне сыздыра-сыздыра арттан киләдер кебек иде. Киләсе очрашуларга кадәр, хуш-сау булып торыгыз, хөрмәтле юлыклылар.
XS
SM
MD
LG