Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер губернаторы өлкә халкын үрчетү өчен яңадан-яңа чаралар оештыра


Былтыр ук аның “Патриот тудыр” дигән акциясе киң яңгыраш тапкан иде. 12 июньгә, ягъни Русия көненә туры китереп бала табу өчен, авырга узу көнен билгеләве, мәсәлән.

Шулай ук ул 23 мартта әкияти персонажлар “Благоверный Петр белән Февронья” һәйкәле ачу башлангычы белән чыккан иде. Бу ике адәм баласы, монахлар сыйфатында гомер кичерсәләр дә, гаилә мәхәббәтен һәм тугрылыкны яклаучылар, ягъни, урысча әйтсәң “покровительләр” сыйфатында танылганнар, имеш. Былтыргы 23 мартта чыккан өндәмә нәтиҗәсендә аларның һәйкәле дә ачылды.

Ә гаиләне саклаучы-яклаучы изгеләр Петр белән Февронья истәлегеме - бәйрәмеме көне итеп, 8 июль билгеләнде. Шушы көнне сайлау - ЗАГС хезмәткәрлеренең һөнәри бәйрәме көненә туры китерү хаҗәтеннән икән. Быелгы бәйрәм кысаларында Ленин Мемориаль үзәгенең зур залында “Патриот тудыр” акциясенә йомгак ясалды. Баксаң, нәкъ шушы көнгә туры китереп, 73нче сан йөртүче регион өчен 73 гаилә кечкенә патриотлар тудырган икән.

Сергей Иванович фикеренчә, агымдагы ел бу җәһәттән зур уңышлар китергән. “Патриот тудыру” ягыннан күп балалы ике гаилә җиңүчеләр булып танылганнар: Новоспасски шәһәрендә яшәүче Грачевлар һәм Николаевка районыннан – Корчагиннар гаиләләре.
Тагын бер чараны гыйбрәтле дип санарга буладыр. Зөя елгасының яры буенда – нәкъ Ульян дәүләт университеты биналары каршында быел бала тапкан гаиләләрне җыйдылар.

Анда катнашучылар фикеренчә, бу олуг чараны Рио-де-Жанейро фиесталары белән дә чагыштырып булыр иде. Әйтик “Бишек-коляскалар карнавалы” дип аталган чарада 270 экипаж катнашты. Алар арасындагы иң уңай һәм гүзәлләрен сайлап алучы жюри дә аптырашта калды кебек: коляскалар парадын 3 мәртәбә кабатладылар. Җиңүче сыйфатында булып ятимнәр йорты арбачыклары танылды. Аларга иң зур бүләк – 1 тонна сөт вәгъдә ителде.

Әлеге бәйрәм өлкә башлыгы Сергей Морозовның үзенә дә бик ошаган, күрәсең: Ул тагын бер башлангыч белән чыкты: киләчәктә Ятим балаларны кабул икән гаиләләр көне дә оештырылачак. Матди яктан җитәкчелек иганәчеләргә дә өметләнә икән. Һәрхәлдә, “Акбарс” банкында Ульян өлкәсенең “Мама” исемле иҗтимагый Хәйрия фонды ачылды.

Өлкә башлыгының мондый тырышлыкларын аңлап та була кебек: чынлап та бөтен илнең демографик хәлләре әллә ни мактанырлык түгел. Тик менә бөтенләй гаилә кормаган изгеләр Петр белән Февроньяны үрнәк итеп алуның - әти-әнилек хисләрен кеше йөрәгендә ныгытуга ярдәм итә алуына өметләнү кыен кебек. Һәм аның тагын бер гыйбарәсе авыр кабул ителерлек.

“Демографик кризистан чыгу өчен, социаль-икътисади чаралар гына түгел – Урыс праваслау чиркәве тарафыннан сакланучы әхлакый потенциалны саклау да бик мөһим”, дигән иде ул былтыр ук. Быел да аның чыгышлары – шул ук юнәлештә.

Югыйсә, башка диннәр тотучылар да бала табу ягыннан праваслаулардан әллә калышмыйлар кебек. Һәрхәлдә, демография буенча вәзгыять – шуны күрсәтә. Инородецларның урыслаша баруына игътибар итмәсәң генә инде, анысы.

Алда торган җанисәп ни күрсәтер тагын…
XS
SM
MD
LG