Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Мәскәүне мөселман кинофестиваленнән кысрыклый


“Алтын мөнбәр” мөселман фестивале исемен үзгәртә. Киләчәктә әлеге чара Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип аталачак. Татарстан фестивальне Мәскәү ярдәменнән башка оештыра башларга җыена. Әмма элек тә фестиваль нигездә Татарстан акчасына гына үткәрелгән.

Моңа кадәр “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестиваленең Казан һәм Мәскәүдә аерым идарәләре бар иде. Аны оештыруда Русия мөфтиләр шурасы, “Исламский мир” телевидеокомпаниясе, Русия ислам үзәге, Тататарстан президенты идарәсе, Русия һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Казан мэриясе катнашты.

Хәзер Татарстан фестивальне үзе генә үткәрергә тели. “Татаркино” дәүләт оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков сүзләренчә, алар өч ел дәвамында фестивальне Казанныкы гына итәргә тырышкан. Бу бурычны Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев куйган була.

“Фестивальне Канн, Мәскәү, Венеция фестивальләре мисалында тулысынча Казанныкы итү фикере бар. Әмма аның идеологиясе - мөселман киносын пропагандалау - үзгәртелми. Киресенчә, җитәкчелек берләшкәч, фестиваль югарырак дәрәҗәдә уза башлый”, ди Батраков.

Фестивальнең исемен алыштыруга килгәндә, “Алтын мөнбәр” исемен алдан ук Мәскәүдәге идарә тәкъдим иткән була. Хәзер исә мөселман киносы фестивале Казан кулында гына булгач, мәскәүләр биргән исемнән дә котылырга кирәк булып чыга.

“Татаркино” мәгълүматләренә караганда, VI фестивальдә дөньяның 50 иленнән катнашырга теләк белдергәннәр. Алар арасында Иран, Мисыр, Сөгуд Гарәбстаны, Канада, АКШ, Англия, Франция, Һиндстан, Нидерланд, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре кинематографистлары бар. Быел фестивальдә беренче мәртәбә Африканың Буркина-Фасо һәм Гамбия илләре фильмнары да катнашачак.

Гадәттәгечә, Иран фестивальгә иң күп фильмнар җибәрүче ил. Аннан кала Русия, Һиндстан, АКШ, Төркиядән дә фильмнар байтак кабул ителгән.

VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә узган ел бәйгедән тыш кына тәкъдим ителгән “Бибинур” фильмы да катнаша. Шулай ук татар әкиятләре, Илдар Ягъфәров фильмы тәкъдим ителә. Фестиваль быел 15-19 сентябрьдә уза.

“Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале беренче мәртәбә Казанда 2005 елда үтте, бу чара шәһәрнең 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Башта оештыручылар аны Русиянең башка шәһәрләрендә дә уздыруны күз алдында тоткан иде, әмма фестивальне ел саен Татарстан башкаласы кунак итте.
XS
SM
MD
LG